ЯҢАЛЫКЛАР

Ел авырлыкларына карамастан, Татарстан алга таба үсеш бюджетын формалаштырды

Республика хөкүмәте, пандемия китергән авырлыкларга карамастан халыкка, бизнеска булышуын дәвам итә.

“ Агымдагы ел куйган барлык  сынауларны  үтеп, регионның алга таба үсеш  бюджеты формалаштырылды, бу хөкүмәт җитәкчеләренең эзлекле эшләү нәтиҗәсе, - диде Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов Татарстан Президентының  йомгаклау пресс-конференциясендә,- әйе, бюджет  җитешмәүчелек  белән  кабул  ителде, республика казнасында дефицит 48 миллиард сум тәшкил итә, шуңа карамастан регионның экономик үсеше – тотрыклы. Дәүләт тарафыннан халыкка, бизнеска ярдәм күрсәтү дәвам итә, шул ук вакытта торак йортлар да күпләп төзелә.”

   Республика Президенты ел саен йомгаклау пресс-конференциясе үткәрә, бу очрашуларда гади тел, ачыктан-ачык һәм төгәл формулировкалар биреп, журналистлар белән аралаша.  


Нет комментариев