Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Электрон портал аша табибка язылу буенча чикләү кертелә

Кешеләр табибка берьюлы берничә тапкыр языла башлаган.

Якын арада дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында табибка бер тапкыр гына язылырга мөмкинлек бирә торган сервис кертеләчәк. Бу хакта Татарстанның Министрлар Кабинетында брифингтаТР Премьер-министры урынбасары- мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов әйтте.

Ул, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә, табибка язылганда халыкның кирәксә дә, кирәкмәсә дә язылуларын чамалап алганнарын әйтте. "Һәр табибның үз расписаниесе бар. Шуңа карап, уңайлы вакытны сайлап, кешеләр бер үк табибка берничә көнгә берьюлы языла башлады. Шул рәвешле, башкаларга язылу мөмкинлеген чиклиләр. Без министрлык белән шул тенденцияне сизеп алдык. Язылган вакытны анализлап шундый нәтиҗәгә килдек. Якын арада бер тапкыр гына язылырга мөмкинлек бирә торган сервис кертәбез", - диде министр.

Роман Шәйхетдинов портал сервисын яхшырту буенча халыктан да тәкъдимнәр кабул итүләрен әйтте.

 

Фото:/yandex.ru  алынды

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев