Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Галия Шакирҗанова:"Шүрәле"не яңача сөйлимме?

Тәрбияче булып эшләгәндә, Тукай әсәрләре буенча төрле уеннар үткәрә идем. Гомумән, Шүрәле аларның иң яраткан әкият герое иде булса кирәк, чөнки һәр көнне сөйләттерә иделәр.

Бер көнне Россия телевидениесе алып барган, Тукайга багышланган тапшыру белән бәйләдем. Арча якларында, чынлап та,  Шүрәлегә охшаш кеше яшәгәнлеге турында әйттеләр, хәзер инде риваятькә әйләнгән,  күләмле кызыклытапшыру булды ул. Җитмәсә, “Шүрәле” балеты белән дә аралаштырылып баргач, телевизор караучылар битараф калмагандыр. Чыннан да ул җанвар-кешенең  бөтен тәне  йонлач, бармакларында озын тырнаклар... Минемчә, аның  мөгезе булмагандыр инде, шул агач ботаклары артында  торгач, кешеләргә ул мөгез сыман күренгәндер.
Тәнне йон белән каплый торган чир бар, бу әле ирләрдә генә җүгел, хәтта хатыннар да очрый. Медицина белгечләре дә аңлата алмаган моны. Берничә ел элек Мәскәүгә Һиндстаннан ике бертуган кызны дәваларга алып килгәннәр иде. Бик шыксыз, куркыныч һәм кызганыч иде бу 16-18 яшьлек балалар. Баксаң, әтиләре шундый булган һәм геннар аркылы кызларга күчкән. Әти кеше брахман булганлыктан, исән-имин үскән, өйләнгән. Ә менә шудра кастасында мондый бала туса, юк итү мөмкинлеге бар икән. Бәлкем, бик күптән  Арча якларында да шундый бала туган булгандыр? Әти-әнисе үзләре үләр алдыннан аны урманга илтеп, җанварлар белән дуслаштырып, яшәр өчен шартлар тудырып калдырганнардыр? Кем белә? Кешелек дөньясында без аңлап бетермәгән серләр бик күп... Мин шул тапшыруны искә алып, балаларга Тукаебызга рәхмәтләр әйтеп, үземчә үзгәртеп сөйләгән идем.
Яңача “Шүрәле” менә болайрак.   Бер гаиләдә йонлач малай туган. Әти-әнисе аны башкалардан яшереп үстергәннәр. Әзрәк үсә төшкәч, әтисе урманга төнлә генә алып барып, төрле үләннәр, җиләкләр белән  таныштыра, алар белән туклану мөмкин икәнлеген аңлата. Егет булып үскәч, урманга үзе генә йөри башлый. Аннары җирне казып, землянка ясап гел шунда яши. Әти-әнисе аның өчен куаналар гына, ул инде  алардан башка да  харап булмаячак. Әлбәттә, урмандагы җәнлекләр белән дә дуслаша, татар Мауглиенә әверелә. Ул беркемне дә җәберләми, киресенчә, аларны кешеләрдән саклый, чын мәгънәдә, урман сакчысына әверелә. Хәзер бик күп җәнлекләрне броконьерлар харап итәләр, урманнарны кисәләр, Шүрәле исә бердәнбер яклаучы булып, хәзерге телдә әйтсәк, эколог була. Агачлар һаваны чистарталар, җәнлекләр дөньябызны бизиләр...
Балалар үзләре үк кушылып Шүрәле турында иң матур, иң изге хисләрен сөйлиләр иде.  Иске әкиятне яңартып алган минутларны очрашканда  әле дә булса сөйлиләр. 
Әйе нәкъ менә Габдулла Тукай әсәрләре бездә шундый фикерләр уята. Аның кошлар, йорт хайваннары турындагы шигырьләре бик күп.  Рәхмәт Тукаебызга, безне уйландыра алганы, балаларга табигать белемен үстерергә мөмкинлек биргәненә... 
Галия Шакирҗанова.     


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев