Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Германиядә Кыш бабай балаларга бик кызык бүләк ясаган (фото)

Кыш бабай хәзер күчтәнәчләрен капчыгына гына салып алып килми, ә су юлы аша да җибәрә икән. Германиянең Лангеог утравында яшәүчеләргә шулай диңгез аша меңләгән «Киндер-сюрприз» күчтәнәче йөзеп килгән. Әлеге уенчыклар Бремерхафен шәһәрендә юл тоткан көймәдән төшеп калган дип фаразлана. Төньяк диңгезендә булган көчле давыл әлеге йомыркаларны утрауга китергән дә инде....

Кыш бабай хәзер күчтәнәчләрен капчыгына гына салып алып килми, ә су юлы аша да җибәрә икән.

Германиянең Лангеог утравында яшәүчеләргә шулай диңгез аша меңләгән «Киндер-сюрприз» күчтәнәче йөзеп килгән.

Әлеге уенчыклар Бремерхафен шәһәрендә юл тоткан көймәдән төшеп калган дип фаразлана. Төньяк диңгезендә булган көчле давыл әлеге йомыркаларны утрауга китергән дә инде.

Социаль челтәрләрдә инде халыкның йомырка җыйганы сурәтләнгән фото һәм видеолар пәйда булды. Уенчыклар яр буенда 500 метрга кадәр суылган. Бу күренешкә иң сөенгән кеше - ул балалар. Алар моны чыннан да Кыш бабай күчтәнәче дип кабул иткән.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев