Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Грециядә ял вакытындагы фаҗига: хатыны үлгән, ире сырхауханәдә, балаларын Татарстанга кайтаралар

Татарстаннан Грециягә ял итәргә барган 41 яшьлек ханым вафат булган. Бу хакта Россиянең Грециядәге илчелеге хәбәр итте. Ханымның үлү сәбәбе хәбәр ителми. Аның ире авыр хәлдә сырхауханәгә озатылган. Ике баласын Татарстанга кайтарып җибәргәннәр. Гаилә Херсонес шәһәренә ял итәргә биш көн элек килгән булган. 41 яшьлек ханым кисәк кенә үзен начар...

Татарстаннан Грециягә ял итәргә барган 41 яшьлек ханым вафат булган. Бу хакта Россиянең Грециядәге илчелеге хәбәр итте.

Ханымның үлү сәбәбе хәбәр ителми. Аның ире авыр хәлдә сырхауханәгә озатылган. Ике баласын Татарстанга кайтарып җибәргәннәр.

Гаилә Херсонес шәһәренә ял итәргә биш көн элек килгән булган. 41 яшьлек ханым кисәк кенә үзен начар хис итә башлый һәм кунакханәдә егыла. Табиблар килеп җиткәнче ул вафат була.

45 яшьлек иренең дә хәле бик авыр була - ул аягында да басып тора алмый. Табиблар аның хәленең ни өчен кисәк начараеп китүен әлегә ачыклый алмаган.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев