Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

“Гыйлем нуры” интеллектуаль бәйгесендә Лениногорск командасы җиңүче булды

Лениногорск мөхтәсибәтендә ел да үткәрелә торган республикакүләм “Гыйлем нуры” интеллектуаль викторина үтте. Быелгысы унынчы мәртәбә үткәрелүче бәйге булды.

Чараның мөхтәрәм кунаклары булып, Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, көньяк-көнчыгыш казые Марат хәзрәт Мәрданшин килде. Алар бәйгенең әһәмиятен, гыйлем алуның дәрәҗәсен билгеләп, уңышлар теләде.

Шулай ук мөслимәләрне һәм килгән кунакларны район башлыгы Рәгать Хөсәенов, шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Булат хәзрәт Раупов сәламләде.

Быел бәйгегә республиканың төрле районнарыннан мөслимәләр килгән иде. Катнашучылар ел дәвамында мәчетләрдә  дәресләрдә белем алучы мөслимәләрдән тупланган.

Барлыгы 14 команда Әбу Хәнифә мәзһәбен һәм Матуриди гакыйдәсен ныгыту, гыйлем алуга мәхәббәт тәрбияләү, мөселманнар арасында дуслыкны арттыру, татар телен ныгыту максатыннан үткәрелүче бәйгедә көч сынаштылар. 

Уен 3 турдан торды, викторина барышында  ислам дине нигезләре буенча сорауларга бер минут эчендә җавап  бирергә кирәк иде. Әзерлекне белгертеп,  команда кнопкага баса, лампочка кабына һәм җавапны әйтә. Дөрес җаваплар өчен жюри баллар язып барды. Сораулар татар телендә әйтелде, җаваплар да бары татар телендә кабул ителде.

Урыннар билгеләгәндә махсус кагыйдә кулланыла: катнашучылар арасыннан нибары бер төркем җиңүче була, иң көчлесе дип бәяләнә. Быелгы бәйгенең җиңүчесе – Лениногорск төркеме иде. Җиңүче командага диплом һәм кыйммәтле бүләкләр бирелде. Аларга күчмә кубок бер елга, икенче уенга кадәр тапшырылды. Калган командалар да бүләксез китмәде, һәр төркем истәлекле бүләкләр һәм Грамоталар алды.

Катнашучылар оештыручыларга һәм хәләл маллары белән ярдәм итүчеләргә зур рәхмәт белдереп, канәгать булып киттеләр.

Розалия Мостафина фотолары


Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ислам гыйлем нуры