Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Гүзәл Уразова җәен чаңгы шуа?

Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовны җәй айларында төрле Сабантуйларда күрергә мөмкин иде. Әмма бары тик җырчылар ролендә. Кичәге Сабантуйда килеп чыккан хәл исә күпләрне шаккатырды. Киров өлкәсе Малмыж районында узган Сабантуйда Гүзәл үзенчәлекле бәйгедә катнашты. Башына бүрек, өстенә телогрейка, аякларына итек киеп ул… чаңгыга басты. Күңелләрне күтәрә торган бу бәйгедә...

Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовны җәй айларында төрле Сабантуйларда күрергә мөмкин иде. Әмма бары тик җырчылар ролендә. Кичәге Сабантуйда килеп чыккан хәл исә күпләрне шаккатырды.


Киров өлкәсе Малмыж районында узган Сабантуйда Гүзәл үзенчәлекле бәйгедә катнашты. Башына бүрек, өстенә телогрейка, аякларына итек киеп ул… чаңгыга басты. Күңелләрне күтәрә торган бу бәйгедә җырчыбыз беренчелекне яулады. Фотофиниш кирәк булмады, шулай да өстенлек бик әз иде.

Әлеге видеоны Илдар Хәкимов төшергән. Ишетүегезчә, хәләл җефетенә ул тренерларча киңәшләрен кычкырып, көч биреп тора. Трибуналар да Гүзәл яклы булган булса кирәк. Бик шатланыштылар. «Минем болельщиклар күпме!» - дип горурлана җиңүче.

«Бу уенда катнашу Гүзәл идеясе иде. Ә мин исә әтәч тотуда катнаштым. Әмма тоттырмады», - дип сөйләде Илдар Хәкимов.

http://matbugat.ru/news/?id=15516

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев