Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Хезмәт бурычын башкарганда үлгән полиция хезмәткәрен искә алдылар

Хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган батырны Лениногорскида ел саен искә алалар. Быел да мәктәп укучылары катнашында үтте ул. Алар полиция бинасы буенча экскурсиядә булды, музейны карады. Ветераннар советы рәисе Николай Юриков егет-кызларга Александр Трункинның батырлыгы турында сөйләде. Полиция хезмәткәрләре берничә ел рәттән мәрхүмнең тол хатыны Галия Трункина белән хезмәттәшләренең каберенә...

Хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган батырны Лениногорскида ел саен искә алалар. Быел да мәктәп укучылары катнашында үтте ул.
Алар полиция бинасы буенча экскурсиядә булды, музейны карады. Ветераннар советы рәисе Николай Юриков егет-кызларга Александр Трункинның батырлыгы турында сөйләде. Полиция хезмәткәрләре берничә ел рәттән мәрхүмнең тол хатыны Галия Трункина белән хезмәттәшләренең каберенә бара, чәчәкләр сала. Курку белмәс лейтенант Александр Трункин үлгәннән соң, Батырлык ордены белән бүләкләнгән һәм республиканың эчке эшләр бүлегендә аның исеме мәңгеләштерелгән.
...1995 ел, 30 май. Төнге сәгать бердә Александр Трункин фатирында телефон шалтырый. "Сельхозхимия" берләшмәсеннән каравылчы шалтыратып, территорияләренә шикле кешеләрнең керүләре турында хәбәр итә. Полициядә хезмәт итүче Александр шундук ярдәмгә ашыга. Дүрт тәртип бозучыга берүзе каршы тора ул. Җинаятьчеләрне тоткарлаганда алган яралардан күзләрен мәңгелеккә йома.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев