Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Якташ язучыбыз Җәмит Рәхимов - ул Батыршалар нәселеннән

Исән булса, бүген - 13 гыйнварда танылган якташ язучы, чәчмә әсәрләр остасы, публицист, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист, тарихчы Җәмит ага Рәхимовка 90 яшь булыр иде.

Иске Шөгер авылында туып, милләтпәрвәр әдипләрнең иң күренеклесе булып яшәде, иҗат итте, авыллар тарихын язды, бай күләмле әдәби мирас калдырып китте.

 Җә­мит Рә­хи­мов – Та­тарс­тан неф­те­нең җан­лы та­ри­хын язып кал­дыр­ган жур­на­лист­лар­ның бер­се. Аның бу те­ма­ны үз итүе юк­ка тү­гел, чөн­ки ту­мы­шы бе­лән бе­рен­че «ка­ра ал­тын» чиш­мә­лә­ре тип­кән җир­дән ул.

1977 елдан СССР Язучылар союзы әгъзасы булды. Ш.Бикчурин исемендәге бүләк иясе (1992). 1985 елда Җ.Рәхимовка Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.

1996 елның 23 декабрендә вафат булды.

Бүгенге көндә Керкәле мәктәбе Галия һәм Җәмит Рәхимовлар исемен йөртә.

Мөэмин-Каратай авылы китапханәсендә атаклы шәхесебезнең иҗатын чагылдырган "Күңелләрнең тирән катламы" дип аталган китап күргәзмәсе оештырылган.

 

фото: Татар энциклопедиясеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев