Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Җиде кеше 31 декабрь көнне миллионышар сум акча откан

«Россия почтасы»ннан лотерея билетлары сатып алган җиде кеше 31 декабрь көнне миллионышар сум акча откан Бу хакта ТАССка федераль почта операторы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. «Дәүләт лотереялары статистикасы буенча 2016 елның 31 декабрендә яңа ел тиражын уйнату нәтиҗәләре буенча җиде кеше 1әр млн сум күләмендәге акчага ия булды», - диде...

«Россия почтасы»ннан лотерея билетлары сатып алган җиде кеше 31 декабрь көнне миллионышар сум акча откан

Бу хакта ТАССка федераль почта операторы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. «Дәүләт лотереялары статистикасы буенча 2016 елның 31 декабрендә яңа ел тиражын уйнату нәтиҗәләре буенча җиде кеше 1әр млн сум күләмендәге акчага ия булды», - диде агентлык әңгәмәдәше. Ул билетларның «Россия почтасы» бүлекләреннән Мәскәүдә, шулай ук Мәскәү, Ленинград, Иркутск, Самара, Белгород өлкәләреннән һәм Красноярск краенда сатып алганнарын билгеләп үтте.
«Россия почтасы»ның тугыз клиенты 700 мең сумнан артык булган эре призларга ия булды. Ә Новосибирск федераль почта хезмәте идарәсе клиентларына ике тапкыр уңыш елмайды - әлеге төбәктә ике бәхетле кеше 700 мең сумлык шәһәрдән читтә булган йорт отты», - дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.
Почта операторы бүлекләреннән сатып алынган яңа ел билетларының гомуми отышы 270 млн сумнан артык сумманы тәшкил иткән.
http:// tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев