Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Икътисад министрлыгына Татфондбанк һәм ИнтехБанкның 877 клиенты мөрәҗәгать иткән

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгындагы турыдан-туры элемтәгә эшмәкәрләрдән - операция эшчәнлеге туктатылган банк клиентларыннан телефон аша мөрәҗәгатьләр килү дәвам итә. Бүгенге көндә 877 мөрәҗәгать теркәлгән, шуларның 409ы ташламалы шартларда микрозайм алу буенча мөрәҗәгать итүчеләрдән. Эшмәкәрләргә ярдәм итү өчен булдырылган «Татарстан Республикасы эшмәкәрләренә ярдәм фонды» коммерцияле булмаган оешма микрозайм алу өчен берничә...

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгындагы турыдан-туры элемтәгә эшмәкәрләрдән - операция эшчәнлеге туктатылган банк клиентларыннан телефон аша мөрәҗәгатьләр килү дәвам итә. Бүгенге көндә 877 мөрәҗәгать теркәлгән, шуларның 409ы ташламалы шартларда микрозайм алу буенча мөрәҗәгать итүчеләрдән.

Эшмәкәрләргә ярдәм итү өчен булдырылган «Татарстан Республикасы эшмәкәрләренә ярдәм фонды» коммерцияле булмаган оешма микрозайм алу өчен берничә ташламалы тәкъдим әзерләде. Инде 124,3 млн сумга 66 заявка кергән.

Татарстан Икътисад министрлыгы мәгълүматлары буенча агент банклар аша иминият акчаларын 88 мең татарстанлы алган, 32,5 млрд сум акча түләнгән.

Искәртеп үтик, 2016 елның декабрендә Иминият түләүләре агенты Татфондбанкка карата иминият очрагы кертелүен белдерде. Соңрак шундый ук хәл ИнтехБанк белән килеп чыкты. Иминият түләүләре агенты физик зат кертемчеләргә иминият акчаларын түләүгә агент-банклар исемлеген билгеләде. Эшчәнлекләре туктатылган банк клиентлары булган эшмәкәрләргә ярдәм итү максатыннан Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча Икътисад министрлыгында эшче төркем төзелде.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X