Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Илфак Шиһапов: «Булды инде, әйдә, тәмамлыйк – үз юлларыбызга кузгалыйк»

Илфак Шиһаповның март аенда в контактедагы битендә йөрәккә үтеп керә торган, тетрәндергеч, мәхәббәт белән сугарылган соңгы шигырьләрен сезнең хозурга да тәкъдим итәбез. Берәр кайчан, бөтен юлны үтеп беткәч, Кемдер күктән: "Улым, тукта, җитте!" - дигәч, Шуннан илче көтеп тик ятканда "Юкка яшәмәдемме?" - дип уйлаганда Искә төшәр әле бүгенге көн,...

Илфак Шиһаповның март аенда в контактедагы битендә йөрәккә үтеп керә торган, тетрәндергеч, мәхәббәт белән сугарылган соңгы шигырьләрен сезнең хозурга да тәкъдим итәбез.

Берәр кайчан, бөтен юлны үтеп беткәч,
Кемдер күктән: "Улым, тукта, җитте!" - дигәч,
Шуннан илче көтеп тик ятканда
"Юкка яшәмәдемме?" - дип уйлаганда
Искә төшәр әле бүгенге көн,
Синең белән булган һәр изге төн:
Бер матур төш кебек булыр алар,
Син кочакта чакта-саташулар,
Бер үкенеч калыр бу язмыштан
Бергә булалмаган буш тормыштан
Шунда әйтер күкләр: "Очраштырдым.
Очраштырдым, таныштырдым, кавыштырдым.
Бар дөньядан куркып сөештегез,
"Кеше генә белмәсен тик!" - диештегез.
Үкенмәгез, ул тормышны хак санагач,
Кеше сүзе бәхеттән дә кыйммәт булгач.
...Берәр кайчан бөтен юлны үтеп бетәм
Күктэн: "Булды, улым!" - дигән сүзне көтәм....
Җавап итеп күккә кычкырырмын:
"Мин яраттым, мин яратам, яратырмын..."

***

Берәр кайчан, чып-чын картлык килгәч,
Чәчләргә чал кереп, утлар сүнгәч
Газраилне көтеп, тик ятканда
Бер кат күккә менеп, бер кайтканда,
Искә төшәр әле бу мизгеллэр...

Күз яшьләре, уйлап тилерүләр,
Бер матур төш кебек булыр алар,
Беткән булыр без үтәсе юллар
Һаман шулай агар агымсулар.

Һаман шулай җир-ананы урар
Без ятырбыз Газраилне көтеп -
Тиле булган чаклар өчен нык үкенеп,
Соңгы сулыш белән мин әйтермен тагын:
"Мин яраттым, мин яратам, яратырмын..."

****

Яндырам күңелнең
Иң нечкә кылларын,
Буталды язмышлар -
Адашты юлларым.

Берни дә кирэкми,
Бар тормыш - чүп кенә.
Яндырам андагы
Саташып сөюнең
Иң изге булганын
Беренче булганын
Яндырам кунелнен
Иң нечкә кылларын...

***

Яудырмас идем синең өстеңә янгырлар мин,
Җил тидермәс идем бу катлаулы юлларда,
Әгәр әйтсәң йөрәгең синең мина кирәк дип,
Йөрәгемне алып бирер идем мин сиңа...

***
Күккә карап, сиңа телим теләк,
Шуны сорый бүген минем йөрәк
"Бәхетле бул, акчаң булсын димен,
Булсын бик акыллы, яратучы ирең -
Ул кичерсен синең гөнаһларны
Бәгыреңне читкә таратканны...

Балаларың булсын сау-сәламәт
Һәр көн тоеп яшә җирдэ рәхәт.
Тәңрем! Ялгышлардан сакла аны,
Гел яхшыдан булсын бар булганы
Эшең барсын, иреш хыялыңа
Ак җәймәләр синең юлларыңа...

Күккә карап, сиңа бәхет телим,
Кайсы теләк кабул булыр - белмим,
Ләкин шуны беләм, һичбер сүзсез -
Син бәхетсез булсаң - мин бәхетсез...

***

Бәхет дигән серле ул кош
Бигрәк якын килгән иде.
Мин ул кошны жиңел генә
Тотам инде дигән идем.

Тик...
Булмады...
Качты кошым -
Минем гаеп белән түгел.
Тик барыбер
Гомерлеккә
Сыгылды да...Сынды кунел...

***
...Булды инде, әйдә, тәмамлыйк,
Үз юлларыбызга кузгалыйк.
Үтик инде әйдә йоласын -
Тагын бер кат күңел еласын...

Яраланган йөрәк - түз инде,
Ярату ул бары - сүз инде.
Бер кузгалган, әйдә туктамыйк
Булды инде, әйдә,тәмамлыйк...

http://www.shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев