Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Илфак Шиһапов Исмәгыйль абыйны журналистларның әтисе дип саный иде – Илсөя Бәдретдинова

Журналист һәм продюсер Илфак Шиһапов халыкка "Татарстан яшьләре" газетасы аша танылды. Журналист һәм продюсер Илфак Шиһапов халыкка "Татарстан яшьләре" аша танылды. Аның Казанга күченеп килүе дә газетаның баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиевның "Татарстан яшьләре"нә эшкә чакыруы белән бәйле булган. "Исмәгыйль абыйга Илфак илаһилаштырып карый иде", - ди "Татарстан яшьләре" газетасында чирек...

Журналист һәм продюсер Илфак Шиһапов халыкка "Татарстан яшьләре" газетасы аша танылды.

Журналист һәм продюсер Илфак Шиһапов халыкка "Татарстан яшьләре" аша танылды. Аның Казанга күченеп килүе дә газетаның баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиевның "Татарстан яшьләре"нә эшкә чакыруы белән бәйле булган.

"Исмәгыйль абыйга Илфак илаһилаштырып карый иде", - ди "Татарстан яшьләре" газетасында чирек гасыр баш мөхәррир вазифаларын башкарган Исмәгыйль Шәрәфиев турында шушы елларда Илфак Шиһапов янында булган хатыны Илсөя Бәдретдинова, "Татар-информ" хәбәрчесе белән сөйләшкәндә. - Исмәгыйль абый белән Илфак әтисе белән аралашкандагы сыман сөйләшә иде. Аның яныннан чыкканда: "Шәрәфиев шулай дип әйтте", - дип, сабый бала кебек шатланып чыга иде".

Илсөя Бәдретдинова Илфакның Лениногорскиның "Заман сулышы" газетасында эшләгәндә бер үк вакытта "Татарстан яшьләре"нә дә язып торуы, алар Илфак белән бергә яши башлагач, "Татарстан яшьләре"нә килеп йөрүләрен искә алды. Түбән Камага күчкәч тә язып торуын әйтте. Илфак Шиһаповны "Татарстан яшьләре"нә чакыргач, яшь гаилә Казанга күченеп килә. Бу 2003-2004 еллар була. Илфак продюсерлык белән шөгыльләнә башлагач кына язуын сирәгәйтә.

Илфак һәрвакыт: "Бүгенге исемле журналистларның күбесе - Исмәгыйль Шәрәфиев мәктәбен үткән кешеләр", - дия иде. Раиф Усманов, Гөлнара Сабирова, Рәмис Латыйповны Исмәгыйль Шәрәфиев мәктәбен үткән кешеләр дип саный иде. "Ул кулдан тотып язарга өйрәтмәде, күз карашы белән ничек яшәргә икәнен өйрәтте, - дия иде. - Безнең укытучыбыз! Ул - журналистларның әтисе", - дия иде.

Илсөя Бәдретдинова "Татарстан яшьләре" газетасын һәрвакыт яратып укуын әйтте.

"Татарстан яшьләре" газетасының баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев 22 июнь көнне Салмачидагы өендә каты авырудан соң вафат булды. Әтнәдә җирләнде. Исмәгыйль Шәрәфиевка 66 яшь иде.

Танылган продюсер һәм журналист Илфак Шиһапов 30 майда Казанда үз өендә йөрәк авыруыннан вафат булды. Илфакка 49 яшь иде.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X