Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Илфак Шиһапов: «Кадер күрәселәр алда әле»

Бу җәйнең эссесе арыттымы соң шунда, әллә төрле яклардан шул ук эссе сәбәпле йә йөрәге тотып, йә кан басымы күтәрелеп җан тәслим кылучылар турындагы хәбәрләр шундыйрак кәеф тудырдымы - нигәдер вакыт-вакыт башка үлем турындагы фикерләр кергәли башлады. Әнә яраткан Балтачымның Арбор авылында соңгы вакытта гына әле теттереп яшәрлек өч кеше...

Бу җәйнең эссесе арыттымы соң шунда, әллә төрле яклардан шул ук эссе сәбәпле йә йөрәге тотып, йә кан басымы күтәрелеп җан тәслим кылучылар турындагы хәбәрләр шундыйрак кәеф тудырдымы - нигәдер вакыт-вакыт башка үлем турындагы фикерләр кергәли башлады.


Әнә яраткан Балтачымның Арбор авылында соңгы вакытта гына әле теттереп яшәрлек өч кеше фанилыктан бакыйлыкка күчкән...

Юк инде, үләсе килми килүен, әле яши башлаган гына кебек тә бит... Тик дөнья хәлен белеп булмый, дигәндәй, бер көнне «тегендә»: «Булды, брат, яшәмәдең түгел - яшәдең, теләгәннәреңә ирештең, давай, башкаларга комачауламыйча гына, әз-мәз кадерең булганда, кит инде син», - диярләр. Берни эшләп булмый, андый хәбәр килә калса, кем әйтмешли, әбҗәтеңне дә укып өлгерә алмыйсың, киттең дә бардың ич. Әле ярый алай тиз генә булса...

Тик куркытмый хәзер үлем. Аерым языклар эшләнмәде бугай, кешенекенә тиелмәде, җан кыелмады... Хәер, анысын аның анда белерләр дә әйтерләр дә...
Бер бик якын кешемнең әбисе авыл карчыклары белән сөйләшеп утырганда, бер ахирие: «И-и-и, үләсе килми шул - куркыта бит», - дигәч, тыныч кына әйтеп куйган:

- Соң, фәлән, аның нәрсәсеннән куркасың инде?! Менә күз алдыңа китер, үлдең ди. Бар да синең өчен кайгыра, туганнарың, якыннарың, читтә булып күптән кайтмаган газиз кешеләрең дә җыела, синең яхшы якларыңны гына искә алалар. Үзеңне кадерләп юалар, ап-ак кәфенлекләргә төрәләр, өеңне юалар, дога укыйлар, синең исемне искә алып, хәер тараталар. Бөтен бала-чагаң, булса, оныкларыңа кадәр синең яныңа җыела. Аннан таза-таза ир-атлар сине иңбашларына күтәреп, урам тутырып алып китәләр... Кабергә дә саклап-назлап кына төшерәләр. Аннан вафатыңның өч көнен, җидесен, кырыгын, илле бер көнен, елын үткәрәләр, һаман сине искә алалар. Бу тормыштагы бер генә начар гамәлеңне дә искә алмыйлар, сагынып-юксынып торалар. Шулардан куркып буламы?! Соң, кайсыбыз исән-чагында шундый кадер-хөрмәтне күргән дә, кайсыбыз өметләнгән моңарга? Ә син куркам дисең. Кирәкми үлемнән куркырга, әле кадерләнәсебез алда бит дип яшәргә кирәк...

Акыллы иде шул үзе күптән түгел бу фани дөньяны калдырып киткән әби. Тормышның ачысын-төчесен күргән, аңлы, соңгы минутына кадәр үткен зиһенле булган көчле дә, нечкә күңелле дә карчык иде. Яшәгәндә дә балаларыннан, туганнарыннан кадер-хөрмәтне күрде, вафатыннан соң да нәкъ үзе әйткәнчә булды...
Чыннан да, кирәкмидер бакыйлыктан куркырга. Аның турында артык уйланырга да кирәкмидер. Иң мөһиме - кеше рәнҗетмичә, җан кыймыйча, чиста күңел белән, чират көтмичә генә, авыр булганда да: «Кадерләнәсе көннәрем алда әле минем», - дип тыныч кына яшәргә кирәктер...

...Бу язманы төнлә яздым. Төннәр салкын инде. Ачык тәрәзәдән бүлмәгә саф һава керә. Таң атарга да озак калмаган. Рәхәт. Яшибез әле, язган булса, рәхәтләнеп яшибез. Дөрес яшәсәң, бу тормышта да кадере дә, хөрмәте дә була бит аның.
Илфак Шиһапов


http://shahrikazan.com/


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X