Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Илфак Шиһапов һәм Айсылу Габдинова "Бәкер" шифаханәсенә концерт белән киләләр

Илфак Шиһапов Айсылу Габдинова концертларында җырларга җыена "Яңа гасыр"да "Кайнар хит" тапшыруын алып баручы җырчы Айсылу Габдинова быелдан үз концертлары белән юлга кузгалды. Продюсеры Илфак Шиһапов аны "синең ирең юк, балаң юк, кайгыртырга мәчең дә юк, эшләргә кирәк..." дип гастрольләргә чыгарып җибәргән. Айсылу Илфак Шиһаповның шактый гына җырларын башкара. Бүген...

Илфак Шиһапов Айсылу Габдинова концертларында җырларга җыена

"Яңа гасыр"да "Кайнар хит" тапшыруын алып баручы җырчы Айсылу Габдинова быелдан үз концертлары белән юлга кузгалды. Продюсеры Илфак Шиһапов аны "синең ирең юк, балаң юк, кайгыртырга мәчең дә юк, эшләргә кирәк..." дип гастрольләргә чыгарып җибәргән.

Айсылу Илфак Шиһаповның шактый гына җырларын башкара. Бүген алар яңа программа әзерләү белән мәшгуль. "Җырлар бик күп, сайлыйбыз, әзерләнәбез инде. Көн саен диярек очрашабыз, - ди Айсылу. - Вакыт җитми инде. Әле бит Венера Ганиева кафедрасында укыйм, телевидениедә тапшырулар алып барам, музыка мәктәбендә укытам да мин".
"Алар бергә яши икән" дигән имеш-мимешләргә Айсылу белән Илфак көлеп кенә карыйлар.
Айсылу Габдинованың "Көткән бәхетемә таба.." дигән программасы шактый кызыклы булырга охшаган. "Әтием Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдинов та катнаша. Иң зур яңалык шул - программада Илфак Шиһапов үзе дә булачак. Сорауларга җавап бирәчәк , "акыллы" фикерләре белән бүлешәчәк һәм...җырлыячак та. Илфак абый куркыбрак тора инде үзе сәхнәгә чыгудан, тик менә белсен әле үзе өйрәткән балаларга ничек "җиңел" икәнен", - дип көлеп сөйләде Айсылу "Матбугат.ру" хәбәрчесенә.
Концерт 25 февральдә узачак.
25 февраль - "Бәкер" шифаханәсе
http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X