Заман сулышы

Илфак Шиһаповның Балтач турында кызыклы язмасы

Юл төшеп, ­Балтач ягындагы бер авылга кердек. Хуҗалар бик кунакчыл, таныш булма­сак та, шунда ук чәйгә дәштеләр. Өстәл мулдан әзерләнде: дерелдәвек, коймак, каймак, ит... Хуҗабикә мәтрүшкәле чәй ясады, хуҗа безнең белән утырды... Ул мал алу-сату, ит сәүдәсе белән шөгыльләнә икән. Иркенләп чәй дә эчә алмады, телефоны туктаусыз шалтырый. - Алле....

Юл төшеп, ­Балтач ягындагы бер авылга кердек. Хуҗалар бик кунакчыл, таныш булма­сак та, шунда ук чәйгә дәштеләр. Өстәл мулдан әзерләнде: дерелдәвек, коймак, каймак, ит... Хуҗабикә мәтрүшкәле чәй ясады, хуҗа безнең белән утырды... Ул мал алу-сату, ит сәүдәсе белән шөгыльләнә икән. Иркенләп чәй дә эчә алмады, телефоны туктаусыз шалтырый.
- Алле. Нәрсә? Сыер? Икене бозаулаганмыни... Хм... Иллегә алам. Хәзер уйлап бетерәм дә...

Икенче номерга шалтырата:
- Кара әле, син сыер дигән идең бит. Ие, таптым. Икене бозаулаган. Ие инде, илле бишкә бирәм. Ярар, ярар, әйдә, илле өч. Килештек, иртәгә алып киләм, акчаңны әзерлә!
Аннан, телефонын куеп, бераз безнең белән сөйләшә. Елмая белми бугай, җитди йөзле. Ит кирәкмиме дип сораша, мин йомшап китеп, ун килограмм иткә заказ бирәм. Тагын телефон шалтырый:
- Нәрсә? Тана? Утыз меңгә каян мин сиңа буазны табыйм? Бозау диген. Ярар, эзләп карармын.

Икенче номер җыя:
- Кара әле, син таналар бар дигән идең. Марида? Соң, булсын, бакча башында гына ич. Барабыз да алабыз.
...Тагын чәй эчәбез. Хәлләр сорашыла, яңалыклар. Хуҗаларны минем гаилә матавыклары кызыксындырганын сизәм, тик тәрбиялелекләре сорашырга мөмкинлек бирми. Тагын телефон!
- Үгез? Печмәгән? Ярар, уйлап бетерим әле.

Миңа:
- Ирләргә үгез ите ашарга кирәк дия иде безнең бабай. Аласыңмы?
- Алам.
- Ике көннән Казанга ит илтәм, кертеп чыгармын. Бир телефоныңны.
...Чәйләп туйгач, без юл­га җыендык. Ишек төбендә аяк киемнәре киеп торам - хуҗа хатын чыккан. Кулында пакет.

- Кара әле, энем. Ни бит... Син бит хәзер ни...Теге... Ялгыз, иеме.
- Ну, шулайрак...
- Менә моны ал әле. Кайт­кач, бер утырып ашарсың. Яратып ашадың бит. И-и-и, усал шул хәзерге хатыннар...

- Кирәкми, апа...
- Юк, юк, ал. Үпкәләтә­сең...
...Пакетта дерелдәвек, каймак, сөт... Ризыкны рәхмәт әйтеп алдым. Чыктым машина янына. Кузгалганчы, берне тартыйм дип басып торам. Галушларын сөйрәп, хуҗа да чыкты. Елмаймый, һаман телефоныннан маллар турында сөйләшә. Телдә: «Тана, сыер, бозау, ит...»

Сөйләшеп бетерде, минем янга килде:
- Ни, брат, кара әле, син бит инде ялгыз хәзер, иеме?

- Ие шул...
- Безнең Балтач ягын бик яратасың икән. Өченче хатынны Балтачтан алам дигәнсең... Берәрсе бармы соң как вариант?

- Юк шул әлегә. Бу яктан юк...
- Хм... Соң, карыйк.
- Белмим дә инде...
- Алай димә син. Хатын‑кызны аны башта җентекләп карарга кирәк. Аннан гына алырга... Вариантлар табып куяргамы соң?

- Ну... Булса комачауламас иде дә... Ниндиерәк вариантлар соң?
- Юк, син башта әйт: сиңа тана кирәкме? Әллә...

Егылдым... Бүген дә Балтач ягына таба барсам, шул: «Тана кирәкме?...» искә төшә дә, тиле кеше кебек, үзалдыма көлеп барам... Рәхәт...

Илфак ШИҺАПОВ
Шәһри Казан
06.12.2015

Реклама

"Илфак Шиһапов" төркеменнән алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: