Заман сулышы

Илфак Шиһаповның кызыклы язмасы: Комган белән самавыр

Алар элек бер йортта тату гына яшәделәр, тик заманалар буталгач, озак вакыт берсен берсе югалтып тордылар. Бүген исә аларга тагын очрашу насыйп булды. Кайда диген әле! Элекке кебек мич алдында да түгел бит, ярымҗимерек трактор арбасында. Бу арбага аларның икесен берьюлы ыргыттылар. Бераз вакыт һушын югалтып торгач, Комган беренче булып...

Алар элек бер йортта тату гына яшәделәр, тик заманалар буталгач, озак вакыт берсен берсе югалтып тордылар. Бүген исә аларга тагын очрашу насыйп булды. Кайда диген әле! Элекке кебек мич алдында да түгел бит, ярымҗимерек трактор арбасында. Бу арбага аларның икесен берьюлы ыргыттылар. Бераз вакыт һушын югалтып торгач, Комган беренче булып аңга килде. «Их, заманалар! - дип уфтанды ул, үзенең келәт почмагында ятып каралып беткән җиз түшләренә карап. - Үтте шул үтте безнең кадерне белгән заман». Шулчак аның күзе үзе белән янәшә яткан, борыны кыйшайган, яшькелтләнеп беткән самавырга төште. «Тукта, бу минем кордаш-чордаш түгелме соң? - дип уйлады Комган. -Шул бит, шул үзе. Кара, ничек ямьсезләнеп беткән. Ә бит өстәл түрендә кукраеп утырганда нинди чибәр иде. Безнең ише кара халык­ка өстән генә карый иде бит ул чакта». Комган, ничек кирәк шулай кузгалып, җиз самавырның бөеренә төртте. Тегесенең аңы бар иде, ахры, ыңгырашып куйды.

Бераздан Комган белән Самавыр, трактор гөрелтесен дә күмеп, чынлап сөйләшеп баралар иде инде. Самавыр, башта Комганны танымыйчарак торса да, бераздан исенә төшерде. Ни дисәң дә, озак еллар бер йортта тордылар бит.

- Их, Комган туган! - диде Самавыр, ямьшәйгән борынын турыларга маташып. - Бар иде безнең дә кирәк чаклар. Утыра идем бит өстәл түрендә. Көн саен юып, чис­тартып торалар иде үземне. Карт хуҗабикә исән чагында иде инде ул кызык тормыш. Җыелыр иде тирә-күрше карчык минем тирәли, тотынырлар иде шакмак шикәр белән чәй эчә-эчә гайбәт сатарга. Авылның бөтен яңалыгын белеп тора идем мин ул чакта. Корсагыма бер чиләк су сыя торган булса да, ул гына җитми иде карчыкларга. Тагын тутырып куялар иде. Биг­рәк тәмле бу самавырның чәе дип эчәләр иде мин кайнаткан чәйне. Их, заманалар!

Комган да дәшми кала алмады. Ул да, яшь аралаш, үткән елларны искә алды.

- Мин дә пачутта идем ул чакта, Самавыр туган. Җылы су салып, мич артында гына тоталар иде үземне. Хуҗа карчык урамга чыга калса, мине гел диярлек үзе белән алыр иде, мәрхүмә. Кадеремне беләләр иде элек минем дә. Хәзер генә безнең кирәгебез калмады.

Бу сүзләрдән Самавыр да сулкылдап алды:

- Мине әнә шул газ белән электр харап итте. Хәзер бит чәйне калай чәйнектә кайнаталар. Соң, аның чәе чәйме инде - тфү! Юынтык су шунда. Бер чәшкә эчкәнче суынып бетә. Әле соңгы елларда, мода дип, миңа охшаган бер нәрсә - электр самавыры алып кайт­каннар иде хуҗаларыбыз. Күрдем инде: үзенең ни буе, ни зурлыгы. Чәйне дә тере утта кайната белми үзе. Ни пычагыма кирәккәндер ул?

Самавыр авыр сулап куйды.

Комганның да сөйлисе сүзләре күп иде, ахрысы.

- Ә мине халыкның денсез­ләнүе бетерде. Элек мөселман халкы миннән башка йомыш йомышларга бер дә йөрми иде бит. Хәзер генә бар да кяфергә әйләнеп бетте. хуҗаларның өенә күптән кергәнем юк инде. Теге елны шук оныгы эчемә кызыл борыч салгач, хуҗабикә, кызышуына түзә алмыйча, мине келәт почмагына атып бәргән иде, шуннан бирле өй эчен күргәнем юк.

Үткәннәрне искә төшереп, берсенә берсе зарланышып барганда, алар утырган арбаны таккан трактор кинәт туктап калды. Бераздан арба ничектер янтайды һәм Комган белән Самавыр, башка тимер-томыр белән бергә шалтырап, җиргә килеп төштеләр.

Бераздан аңнарына килгәч, Комган белән Самавыр телгә килделәр.

- Нинди җир икән бу, Самавыр туган? - диде Комган, як-ягына каранып. - Кая китереп ыргыттылар икән безне?

- Ишеткәнем булды минем бу турыда, - диде тегесе, кәкрәйгән борынын рәтли-рәтли. - Металлолом дип аталабыз без синең белән хәзер. Безне озакламый утка тыгып эретәчәкләр, аннары бездән чыккан җиздән бүтән нәрсә ясая­чаклар.

- И Ходаем, күрәселәребез бар икән әле. - Комганның тавышы дерелдәп кенә чыкты. - Теге, карчык-корчык сөйләгән тәмуг шул буладыр инде. Ни гөнаһларыбыз өчен икән соң, ә?

- Шулай инде. Бу адәм балаларын аңламассың. Сине, үзләренә кирәк чагында, күкләргә чөеп мактыйлар, кирәгең беткәч, утка ыргыталар.

Әңгәмәдәшләр шулай сөйләш­кән арада, тимер-томыр калдыклары янына ике үсмер малай килеп чыкты.

- Кара әле, җиз ватыклары, -диде сары чәчле, сипкелле йөзлесе. - Төсле металл калдыклары итеп тапшырсаң, ике-өч шешә лимонадлык акча бирәчәкләр.

Малайларның икенчесе - күзлек кигәне якынрак килде:

- Син нәрсә?! - диде ул, иптәшенә карап. - Бу бит самавыр белән комган. Боларны тарих укытучысы Искәндәр абыйга тапшырсак, ул безнең икебезгә дә бу чиректә «бишле» чыгарачак. Әйдә ал комганны, мин самавырны тотам. Илтик мәктәп музеена.

Берничә көннән мәктәпнең музейга бирелгән җылы гына бер бүлмәсендә яңарып, яшәреп киткән Комган белән Самавыр ялтырап утыралар иде инде.

- Бәхет бар безнең, брат, ә, -диде Самавыр, Комганга өстән карап. - Яшибез болай булгач.

- Аллага шөкер, Самавыр туган! Тәки кирәгебез чыкты бит адәм балаларына.

Комган да җиз борыны астыннан гына елмайды.

Бу мизгелләрдә, җыен иске-мос­кы - чабагач, киле, чабата ише әйберләр арасында булсалар да, алардан да бәхетле затлар дөнья йөзендә юк иде.

Илфак Шиһапов

http://shahrikazan.com

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: