Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Илсөя Бәдретдинова әбисен искә төшерә

Минем әби - Зәйнәп карчык, гаҗәеп гадел, усал карчык иде. Үлгәненә 18 ел инде. Авылда әле булса әбинең сүзләрен кушып сөйләшәләр. Ул 25 яшендә ике бала белән тол калган. Ачы сугыш еллары... бабайны үтергәннәр, әбинең кулында урын өстендә яткан каенана калган. Әби, мәрхүмәкәем, эш эзләп, өчесен дә алып, бүтән авылга...

Минем әби - Зәйнәп карчык, гаҗәеп гадел, усал карчык иде. Үлгәненә 18 ел инде. Авылда әле булса әбинең сүзләрен кушып сөйләшәләр.
Ул 25 яшендә ике бала белән тол калган. Ачы сугыш еллары... бабайны үтергәннәр, әбинең кулында урын өстендә яткан каенана калган. Әби, мәрхүмәкәем, эш эзләп, өчесен дә алып, бүтән авылга күчеп утырган. «Зәйнәп бит ул берүзе урманнан бүрәнә ташып, йорт салды», - дип сөйлиләр авылда. Алдынгы сыер савучы! Орден-медальләре бихисап. Истәлек итеп саклыйбыз. Күрәсең, яшьли тормышның ачысын ныклап татыгангадыр инде, әби бик акыллы иде. Артык сөйләшмәсә дә, күз карашы белән кадак­лап куя торган. Шул Зәйнәп әбинең кайбер сүзләрен язасы килә бүген.
Беркемгә ышанма. Ышанган кыяфәт чыгарып елмаеп тор. Алдадым моны, дип шатлансын. Мең тапкыр тикшермичә эш эшләмә. Бу заманда кемгә-кем кирәк.
Гайбәттән дә начары юк. Сиңа кемдер турында гайбәт сөйләгән кеше, синең турында да сөйләячәк. Дөньяда бер яхшы кеше дә юк. Дөньяда бер начар кеше дә юк.
Кеше алдында елама. Беткән бит бу, дип уйламасыннар. Авызыңда кара кан булса да төкермә. Дошманнарыңны сөендермә.
Бер туганга икенче туганы турында начар сүз әйтмә. Гомере буе дошманлашып йөргән туганнар да берәр дуслаша. Җан тартмаса, кан тарта. Синнән дә начар кеше булмас.
Дустыңны сынап карар өчен, бурычка акча сорап кара, йә берәр ярдәм. Шуннан күренә инде ул... Аннары «тузга язмаган» берәр хәл уйлап чыгарып, шуны сер итеп кенә сөйлә... һәм көт... Күпмедер вакыттан бу сүз башка кешедән ишетелсә, үзең чамала инде.
Кияүгә чыкканчы, очраша торган егетеңне дусларың янына алып барып, нык кына эчереп кара. Исерекнең чын йөзе ачыла аның. Читтән генә күзәт. Менә шушы кеше белән гомер буе яшәргә кирәк булачак. Яшь чагындагы исерек холкы, олыгайгач, аек көенә дә шундый ук булачак.
Синең кимчелекләреңне күзеңә карап әйтә торган кешене якын ит, хөрмәт ит. Елмаеп йөри торганнарыннан курык.
Сабыр бул. Бөтен нәрсә дә кайчан да булса үтә.
Бөтенебез дә бер генә тапкыр яши. Бөтенебезне дә әни чәбәкләп, бәхетле булсын, дип үстергән. Кеше сүзенә карама. Кеше «чәйни-чәйни» дә туктый ул. Үзеңә ничек кулай - шулай яшә.
Кеше каргама. Кешенең каргышыннан курыкма. Каргыш ул ике яклы нәрсә. Ходай үзе хәл итә. Күз яшеннән курык. Син рәнҗеткән кешенең күз яше төшми калмас.
...Дөресен генә әйткәндә, әби әйткән сүзләр бик күп. Еллар үткән саен, бу сүзләрнең мәгънәсе дә ныграк аңлашыла. Тик кайберләре эш эшләнгәч, соң гына барып җитә шул.
http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: илсия бадретдинова