Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Илсөя Бәдретдинова: «Илфак миңа проект буларак караган, ә мин аны яраттым…»

Җырчы Илсөя Бәдретдинованың тормышында әлегә барысы да ятышлы түгел икән. Ник дигәндә, ул тормыш иптәше Илфак Шиһапов белән аерылу процессын гына түгел, җырларын бүлешү эшен дә алып бара. Белүебезчә, Илфак Шиһапов махсус Илсөя Бәдретдиновага язып бирелгән җырларын хәзер аңа башкарырга рөхсәт итми. Үзенең яңа программасы белән чыгыш ясарга әйтә. «Үземнең...

Җырчы Илсөя Бәдретдинованың тормышында әлегә барысы да ятышлы түгел икән. Ник дигәндә, ул тормыш иптәше Илфак Шиһапов белән аерылу процессын гына түгел, җырларын бүлешү эшен дә алып бара.

Белүебезчә, Илфак Шиһапов махсус Илсөя Бәдретдиновага язып бирелгән җырларын хәзер аңа башкарырга рөхсәт итми. Үзенең яңа программасы белән чыгыш ясарга әйтә. «Үземнең барлык хокукларымны юридик фирмага тапшырдым. Менә аның белән суд юлларында йөрсен. Чөнки ул хокуксыз һаман да минем җырлар белән яңа концертлар куярга җыена», ди ул.

Җырчы бу хәлгә, гомумән, үзгә бер карашта. «Мин Илфакны алимент түләмәгәне өчен судка бирдем. Концертлар өчен түгел. Миңа аның сүзләрен ишетергә авыр. Ул миңа, имештер, проектка кебек кенә караган. Ә мин аны чынлап торып яраттым. Минем аннан матур, акыллы, бишлегә генә укучы улым бар һәм мин аңа аның өчен бик рәхмәтле. Концертларны мин Мальдивыга барыр өчен куярга җыенмый. Минем кулда улым бар, аны үстерергә кирәк», дип тамашачылары белән уртаклаша.

Яңа постында: «Бетәме бу берәр кайчан?» дип тә борчылып язган ул.

http://tatar-today.ru/2017/02/17331/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев