Заман сулышы

Илсөя Бәдретдинова: «Илфак – әйбәт кеше»

Җырчы Илсөя Бәдретдинова белән бер матбугат конференциясендә очраштык. Тимерне кызуында суга торган кеше икән - «Сездән интервью алып булмасмы?» дигән сорауга «Әйдәгез, киттек», - дип җавап бирде дә, якындагы бер кафега кереп утырдык. «Айгөл, интервьюны газетага биргәндә, баш исем итеп «Илфак - әйбәт кеше ул» дип куегыз, ярыймы. Чөнки ул...

Җырчы Илсөя Бәдретдинова белән бер матбугат конференциясендә очраштык. Тимерне кызуында суга торган кеше икән - «Сездән интервью алып булмасмы?» дигән сорауга «Әйдәгез, киттек», - дип җавап бирде дә, якындагы бер кафега кереп утырдык.


«Айгөл, интервьюны газетага биргәндә, баш исем итеп «Илфак - әйбәт кеше ул» дип куегыз, ярыймы. Чөнки ул чынлап та әйбәт кеше», - дип башлады ул сүзен.
- Нинди яңалыкларыгыз бар?
- Улымны карыйм, спортзалга йөрим. Бөтен тормышым шул. Яши генә башлаган кеше әле мин. Кашыктан алып, йорт җиһазларына кадәр - бөтен әйберне яңа баштан җыеп, тормыш өчен көрәшә торган вакытым.
- Аерылышуны Илфак абый бик авыр кичерде кебек…
- Аерылышуны беркем дә җиңел кичерми инде, матурым, мин җиңел кичердемме әллә? «Просто» Илфак Илдусович бу хакта шактый интервьюлар бирде. Газеталардан, телевидениедән күпме генә мөрәҗәгать итсәләр дә, мин дәшмәдем. Моны шәхси тормыш дип кабул итәм. Шатлыклы хәбәр түгел, ләкин «Мин мескен, мине жәлләгез», - дип, елап та утырасым килми. Аннан бернинди мәгънә юк - кемдер көлеп кенә карый аңа. Шуңа интервьюлар бирмәдем. Бу - мин аерылышуны җиңел кабул итте дигән сүз түгел. Биш ай эчендә 18 килога ябыктым - тикмәгә генә түгел.
- Кабат кушылу мөмкинлеге бар дип саныйсызмы?
- Бөтен нәрсә Аллаһы Тәгалә кулында. Тик андый әйбер булыр дип уйламыйм.
- Улыгыз турында да сөйләгез әле, бу хәлне ул ничек кичерде?
- Улым Нариман турында озак сөйли алам. Августта аңа 13 яшь тула. 2нче татар гимназиясендә «отлично»га укый, минем олы ышанычым ул, зур терәгем. Нариман зур егет хәзер - өйдә бердәнбер ир-ат кеше, хуҗа кеше. Хәзердән үк аның белән киңәшләшмичә бер әйбер дә эшләмим. Улымнан башка бу тормышта яшәү кирәк булмас иде минем өчен. Бик авыр вакытларда: «Ярый әле улым - таянычым бар», - дип уйлый идем. Ятсам да, торсам да Аллаһыдан сорыйм: «Улымның, үземнең тормышымны туры юллардан гына алып бар, башымнан начар фикерләрне алып ат», - дип. Һәм Аллаһының ярдәмен тоеп яшим. Аерылышу - беребезгә дә җиңел булмады. Улымны бу ситуациядән кулдан килгән кадәр җиңелрәк алып чыгарга тырыштым. Улымны кочаклап, «Бар да яхшы», - дип килдем. Аннары Нариманны элек укыган мәктәбеннән аерып, аңа стресс ясыйсым килмәгәч, мәктәбенә якын урыннан ипотекага фатир алдым. Нариман әтисе белән аралашып яши. Нариманга гына түгел, башка кешеләргә дә әтисе турында начар сүз әйткәнем юк. Кемнәрдер яныма килеп, Илфак турында начар әйберләр сөйли башласа да, мин аларны туктатам. «Илфак турында алай сөйләргә хакыгыз юк, сез аны белмисез», - дип әйтәм. Ул, чынлап та, шундый талантлы, акыллы, әйбәт кеше. Без аның белән 13 ел бергә яшәдек, икебез дә җитәкләшеп авылдан чыгып киттек. Тик торганнан гына ике кешенең авылдан чыгып китеп, Казанда кеше булуы җиңел түгел - авыр булды. Беренче фатирыбызны алганчы, кешедән-кешегә, шәһәрдән-шәһәргә йөреп, 16 фатир алыштырдык. Бер-беребезгә таяныч булып, кеше булдык. Ул кешедән менә дигән улым бар. Шуңа күрә, минем генә түгел, башкаларның да аның турында начар әйбер әйтергә хаклары бар дип уйламыйм. Миннән аерылгач кына, Илфак Илдусович начарга әйләнгән дигән сүз түгел бит инде. Ул кем өчендер менә дигән ир булырга мөмкин.
- Шушы хәл килеп чыкса да, чыгыш ясаганда, күз яшьләрегезне күрсәтмәдегез. Сәхнәдә елыйсы килгән вакытлар булдымы, Илсөя?
- Илфак белән узган елның февралендә аерылыштык. Еламаган бер генә көнем дә булмады минем. Ләкин профессиям шундый: килеп утырган тамашачыларның синең шәхси тормышың проблемаларында, чирләгән булуыңда, аерылышуыңда кайгысы булырга тиеш түгел. Сәхнәгә чыкканмын икән, үз эшемне 100 процентка башкарып чыгарга тиешмен. Шуның өчен елмаеп йөреш.
- Илфак Шиһапов Айсылу Габдинова исемле яңа җырчы белән эшли башлады. Моңа ничек карыйсыз?
- Бөтен кешенең дә сәхнәгә чыгарга, эшләргә хакы бар. Бик чибәр, талантлы, көчле тавышлы кыз. Мин аларга уңышлар телим.
- Илсөя, сез сәхнәдә, тамашачылар белән аралашканда да, үзегезне көчле хатын-кыз буларак күрсәтәсез. Көчсез буласы килгән вакытлар буламы?
- Гомерем буе көчсез булырга хыялландым. Көчсезлек ул бөтен дөньяң әйләнеп капланган очракта да, кайчан гына дәшмә - җан атып ярдәмгә килә торган, сине сабый бала шикелле саклый торган кешең булганда гына сизелә. Мине чынлап та күпләр усал, каты бәгырьле дип уйлый, көчле дип. Ләкин бу - саклану чарасы, битлек кенә. Әле бер кызык хәл булды. Мин өйдә бер генә валчык ризыкны да ташлаганым юк, бөтен әйберне җыеп барам. Аннары чүп савыты янындагы этләр-песиләргә, күгәрченнәргә алып чыгам. Алар мине таныйлар, бер әйберсез үтеп киткән чагымда да, үземне сырып алалар. Битараф кала алмыйм шул, теле булмаса да, йөрәге бар бит аның. Җан иясе! Чүп янында йөргән йолкыш песи баласы ниндидер токымлы мәче булып туып, миллиардер фатирында ятмаганга гаепле түгел бит. Шуңа ашатам мин аларны. Бервакыт гадәттәгечә чыктым да, чүп савыты янында бер таш кисәге бар иде, шунда утырдым. Күгәрченнәрем җыелдылар, ашатып утырам әкрен генә - бер апа чүп ыргытып китте. Әзрәк барды да кире борылып килде. Каршыма чүгәләп: «Күзгә күренә дип торам. Ниндидер гаҗәп таныш бер йөз дип карап үттем дә аннары искә килеп төште, бу шул түгелме соң, дидем», - ди. Бу да килеп утырды минем янга ташка. Икәү сөйләшеп утырабыз. «Башыма сыймый - ничек мужикларча акырып-бакырып йөргән, бөтенесен урында бәреп үтерергә сәләтле кыяфәтле Илсөя Бәдретдинова киез итекләр киеп, чүп савыты янында күгәрченнәр ашатып утырырга мөмкин?» - ди. Нишләп кеше мине шулкадәр явыз дип күз алдына китерә икән, дип аптырыйм. Кемнедер рәнҗетерлек, авыр бәрелә торган әйбер эшли аламдыр дип уйламыйм.
- Ә менә дуслыкка ничек карыйсыз? Чын дусларыгыз бармы?
- Дистәләгән еллар буена сыналган кешеләрем бар. Дус кызлар дигәч тә, бүген ресторанга бара, иртәгә бүләк бирә торган дуслар түгел. Ул кешеләр белән ярты елга бер генә очрашырга мөмкинбез. Кайвакыт, ишекне ябып кергәч, чүгәләп утырасың да тора алмыйсың - хәл юк. Күзгә яшь килә. Нахак сүз, гайбәт ишетеп җәберләнгән чаклар була. Минем бер кешегә дә барып, монысы дөрес түгел, монысы болай, дип акланып йөргәнем юк. Вакыт үзе күрсәтә ул. Бер якка китереп суксалар, икенче битемне дә куям - мә, монысына да сугыгыз, дим. Менә шундый вакытларда дус дип атаган кешеләрем йозак тишегеннән карап торалар диярсең - күңел халәтемне сизеп алалар. Шалтыратып, «Илсөя, синең бар да тәртиптәме?» - дип сорыйлар. Тик мин зарланырга яратмыйм, сер бирә торган кеше түгелмен. Мин аларга рәхмәтле.
- Аерылышуыгызны ишетеп, хәзер Илсөя җырламас инде, дип әйтүчеләр булды. Сәхнәдән китмисездер бит?
- Әлегә ышандырып берни дә әйтә алмыйм. Чөнки Илфак Илдусович белән мин контрактта. Ул миңа эш бирә. Сәхнә язмышым да аның кулында - ул нәрсә дисә, шул булачак.
- Аерылышуыгызның сәбәбе нидә?
- Ул мине ишетми, мин аны аңламый башладым. Күпмедер вакыт шулай дәвам итте. Кинәт кенә барлыкка килгән әйбер түгел.
- Тормышыгызны башка ир-ат белән бәйли алачаксызмы?
- Әйтә алмыйм. Хәзер бөтен кешегә куркып, шикләнеп карыйм. Бер генә кешегә дә 100 процент ышанырга ярамый икән. Һәркем беренче чиратта үзен кайгырта һәм шулай булырга тиеш тә - моның өчен аны гаепләп булмый.
- Ә сезнең өчен хатын-кыз бәхете нәрсәдә?
- Хатын-кыз бәхете. Зур агач өй, чәчәкләр үстерә торган бакчаны күз алдына китерәм. Авыл кызы бит мин - берни эшләтеп булмый. Әле менә хәзер дә тәрәзә төбемдә петрушка, укроп, салат үсеп утыра минем - контейнерлар алып, туфрак салдым да шунда үстерәм. Бу - яшеллек сатып алу мөмкинлеге булмаудан түгел. Кирәктән дә түгел, ул - минем күңел таләбе. Аннан соң кыз бала табасым килә, бу - гомерлек хыялым.
- Концертлар вакытында булган берәр гыйбрәтле хәл белән уртаклашыгыз әле.
- Күптән түгел Татарстанның бер районында чыгыш ясаганда залга карыйм - инвалид коляскасында бер абый утыра. Кул чапмый, ләкин күзеннән мөлдерәмә яшь ага моның. Концерт буе бертуктаусыз елады. Бервакыт залдан бер хат менгерделәр. Шушы кешенең кызы язган. Бу кеше дәрәҗәле урында эшләгән, эшләп йөргән җиреннән кинәт параличланган. Ике ел буена урыннан тормыйча яткан. Кызы минем концертка ике билет алып кайтып бүләк иткән дә: «Менә, синең Илсөя Бәдретдиноваң килә, торасыңмы, юкмы?» - дигән. Һәм ул кеше ике елга беренче мәртәбә урын өстеннән торган, беренче тапкыр урамга чыккан. Ничек еламыйсың - мин телсез калдым. Күтәреләм дә карыйм, күтәреләм дә карыйм. Андый вакытта үзеңне ничек тотарга да белмисең. Шулвакыт концертны туктатып, теге абыйны грим бүлмәсенә алып кереп, озак итеп сөйләшеп утырасым килде. Концерт буена елады ул кеше. Мине күргән шатлыктандыр дип түгел, тора алганына сөенеп елагандыр, дип уйлыйм.
- Артист тормышында гайбәтләр дә буладыр, үзегез турында нинди имеш-мимешләр ишеткәнегез бар?
- Соңгы вакытта Илсөя тегенең белән очраша, моның белән йөри икән дигән гайбәтләр еш ишетелде. Яшерен-батырын түгел, хәтта Президент Рөстәм Миңнеханов белән йөри икән, дип тә килеп әйттеләр. Кычкырып көлдем. «Ярар, начар кеше түгел лә инде - бик күңелле булган икән», - дим. «Официально заявляю» - минем беркемем булмады һәм юк, хәзерге вакытта гамем ир-атларда түгел. Минем улым бар, аны бәхетле итәргә тиешмен. Ул исән булсын да акыллы булсын. Ләкин бу Илсөя бөтенләй ир-атлардан ваз кичкән икән дигән сүз дә түгел. 35 яшь кенә бит әле миңа.
Әңгәмәдәш - Айгөл ЗАКИРОВА
Чыганак: http://beznen.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: