Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Илсөя Бәдретдинова җәнлек тавышлары чыгарып җырлый?

Үзенчәлекле җырчы шушы көннәрдә Уфада концерт бирде һәм иҗади тормышындагы кайбер кызыклы яңалыклар белән уртаклашты.

 Иҗатта кыйблам тотрыклы булса да, мин эзләнүләр, үзгәрешләр яклы, - ди ул. - Яңа программада Якутиядән бер кыз чыгыш ясаячак. Ул әбисе белән урманда үскән, җәнлекләр һәм кошлар белән аларның үз телендә аралаша белә. Моңа кадәр без күрмәгән музыкаль инструментларда уйный. Бик үзенчәлекле кеше ул. Безне "акча артыннан куып, яныгыздагы рухларга игътибар итмисез", дип тирги. Минем җырларга табигать тавышлары белән кушылачак.

Илсөянең үзен дә җир кызы, табигать баласы дип беләбез, аңа рухташ иҗатташлар табылуы кызыклы ачышлар вәгъдә итә. Көтәбез!

http://kiziltan.ru/



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев