Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Имтихан бирүчеләргә уңышлар телибез! Укучылар тарих һәм информатика буенча БДИ тапшыра

Нәтиҗәләр 29 июньнән дә соңга калмыйча игълан ителәчәк Россия мәктәпләрен тәмамлаучылар тарих һәм информатика буенча Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыра, аларның нәтиҗәләре 29 июньнән дә соңга калмыйча игълан ителәчәк, дип яза ТАСС. "Әлеге фәннәрне катнашучылар сайлау буенча тапшыра. Төп вакытка тарих буенча БДИ тапшыру өчен 159 мең тирәсе кеше гариза биргән,...

Нәтиҗәләр 29 июньнән дә соңга калмыйча игълан ителәчәк


Россия мәктәпләрен тәмамлаучылар тарих һәм информатика буенча Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыра, аларның нәтиҗәләре 29 июньнән дә соңга калмыйча игълан ителәчәк, дип яза ТАСС.

"Әлеге фәннәрне катнашучылар сайлау буенча тапшыра. Төп вакытка тарих буенча БДИ тапшыру өчен 159 мең тирәсе кеше гариза биргән, аларның 141 меңгә якыны быел мәктәпне тәмамлаучылар. Информатика буенча БДИны 64 меңләп кеше тапшыра, шул исәптән 59 меңе агымдагы ел чыгарылыш сыйныф укучылары", - дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең матбугат хезмәте.

Тарих буенча имтихан эше ике өлештән тора, ул үз эченә 25 биремне ала. Информатика буенча эш тә 27 биремне үз эченә алган ике өлештән тора. Имтиханнарның һәркайсы 4әр сәгать дәвам итә. Информатика буенча кимендә 40, тарих буенча 32 балл тупларга кирәк.

Имтиханнар РФның барлык субъектларында уза. Алар барышын меңнән артык федераль күзәтүче, 2 меңнән артык онлайн-күзәтүче һәм 140тан артык федераль белгеч тикшерәчәк.

Быел БДИның төп вакыта 27 майдан 30 июньгә кадәр уза.

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев