Заман сулышы

Индус Таһиров: «Әтинең бездән хәбәр булмагач, борчылып, рәнҗеш белдереп язган хаты да бар»

1941 елны әти фронтка китә. Бүгенгедәй күз алдымда аны, гомумән күпләгән авылдашларыбызны озаткан көн. Авыл шау-гөр килә. Кемнәрдер елый, кемнәрдер аларны юата. Моңсу гына гармун тавышына кушылып җырлаулар ишетелеп тора. Кыр капкасын чыккан чакта Күтәрелде томаннар. Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз, Сау булыгыз, туганнар! Бу - китүчеләрнең авылыбыз, аның халкы белән...

1941 елны әти фронтка китә. Бүгенгедәй күз алдымда аны, гомумән күпләгән авылдашларыбызны озаткан көн. Авыл шау-гөр килә. Кемнәрдер елый, кемнәрдер аларны юата. Моңсу гына гармун тавышына кушылып җырлаулар ишетелеп тора.

Кыр капкасын чыккан чакта
Күтәрелде томаннар.
Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз,
Сау булыгыз, туганнар!


Бу - китүчеләрнең авылыбыз, аның халкы белән саубуллашулары. Әтиебез абыебыз Дамирны, мине җитәкләп кибеткә алып керә һәм мандолина сатып алып, безгә бирә: «Мин кайтканчы уйнарга өйрәнеп куегыз!» Без аның бу васыятен үтәдек. Абыебыз да, шушы көнне өйдә бабасы янында калган бер яшьлек Энгел дә, үсеп җиткәч, мандолинада уйнарга өйрәндек.

Менә китүчеләр, аларны Кләүле стансасына кадәр озата баручылар кибет каршындагы олауларга төяләләр. Кемнәрдер елый, кемнәрдер аларны юата. Әниебез дә әтине озата бара. Арбалар кузгала. Без елыйбыз. Әтиебезнең өлкән имчәктәш туганы Кыям абзый безне юата: «Еламагыз, балалар, еламагыз», - ди, ләкин үзенең күзеннән дә яшь ага. Озакламастан ул үзе дә китте һәм шул китүеннән әйләнеп кайтмады.

Әтиебез - романтик рухтагы, татар моңы белән сугарылган кеше. Бик матур җырлый торган булган.
Бездә аның сугыш кырларыннан язган хатлары сакланган. Кайвакыт аларны алып, кат-кат укыйбыз. Аларның һәрберсе сагыну хисләре белән сугарылган. 1943 елның 19 мартында язган хатын үзе яратып башкара торган

«Урал суы болын буе,
Сандугачлар сайрый болында,
Ташлар ватып, таулар кичкәндә дә
Сез булырсыз минем уемда»,
- дип тәмамлаган. Шушы җырны мин үзем өчен генә, әтиебезне искә төшерә-төшерә җырлаштыргалыйм.
Хатлар, сугыш сәбәпләре аркасында, шактый соңарып килгәли, тиешле органнарның аларны тоткарлаган чак­лары да була. Бездән һаман хәбәр булмагач, ул борчылып, рәнҗеш белдереп язган хаты да бар. Анда ул билгесезлектән аптырап елавын да яшермәгән. «Айга якын хат алмагач, еламый буламыни», - дигән.



Хатлары йә сугыш кырыннан, йә госпитальдән. Аларның соңгыларының берсе 1944 елның ноябрендә Латвиядә язылган. «Мин бу хатны, сугыш туктап торган арада, саз түмгәге өстенә куеп язам», - дигән.
Кайгы кәгазен алгач, әниебез ничәмә көннәр буе, без балаларына да әйтмичә, ут йотып йөргәндер. Елагандыр, ләкин ялгызы, бер үзе. Беребезгә дә белдермәстән.

Сугыш башлангач, әниебезне ул вакыттагы Шөгер районының иң зур авылларыннан булган Түбән Чыршылы авылына директор итеп билгелиләр. Без сугыш елларын шунда үткәрдек. Мәктәптә 500дән артык бала. Барысының да диярлек әтиләре һәм туганнары фронтта.

Әнине партия оешмасы секретаре итеп тә сайлыйлар. Аның өстенә, халык арасында агитация эшләрен оештыру да йөкләнә. Укытучыларның барысы да аның тирәсендә. Барысы да агитаторлар. Укытучылар уру-сугу, җилгәрү, салам өю кебек эш вакытларында да колхозчылар белән.
Хатлар, хатлар! Аларны укыганда тарих җанлана сыман, инде мәңгелеккә киткән якыннарыбыз терелгән кебек була. Менә әтиебезнең 1943 елның 19 мартында язган хаты.Ул аны үзе яратып җырлый торган җырдагы сүзләр белән тәмамлаган. Аның шушы җырны башкаргандагы моңлы тавышы колак төбендә яңгырап тора сыман.

Әтиебез җыр-моң белән сугарылган кеше булган. Аның дары исе сеңгән хатларыннан да сафлык, табигатъкә соклану хисләре бөркеп тора. Фронттан, ике сугыш арасында язган хатыннан өзек китерми булдыра алмыйм.

«Әминә, менә бүген 9 май. Күрсәң иде мондагы урманны, кырларның матурлыгын! Урман тулы төрле чәчәкләр, ямь-яшел чирәм. Иртән сызылып таң атканда, күкеләр кычкыра, сандугачлар сайрый башлый, ә башкалары, тын торып, үзенә бер төрле ямь бирә. Элеккегечә, җиләккә бардым. Андый җиләкне күргәнем юк иде. Монда җир җиләге юк икән, гел каен җиләге, кызыл материал япкан кебек, бер кеше дә җыймаган. Башта таптамыйча-нитмичә сокланып карап тордым. Мин әйтәм, хәзер шушы урынның башына Әминә белән балаларны китереп куйсаң иде дә, сөйләшә-сөйләшә, җиләк җыясы иде, дим...

Ярый, Әминә, 30-35 көннән бә­рәңгегез өлгереп, әкренләп ашый башларсыз. Бәрәңге ашый башладык дигән хәбәрегезне ишетсәм, беркадәр булса да җаным тынычланыр иде. Кәҗәгез торамы, әзрәк балаларга сөт бирә аламы? Әминә, көзгә дошманнарны тар-мар иткәч, кайта башларбыз. Тизлек белән күрешергә теләп, сагынып, сәлам белән,
Риза. 9 май 1944 ел.»

Ләкин безгә күрешү насыйп булмады. Ул бер елдан соң булачак Җиңү бәйрәмен каршылый алмады. Латвияне фашистлардан азат итү өчен барган дәһшәтле сугышлар вакытында рота командиры Риза Шәйхетдин улы Таһиров һәлак була һәм Ауц өязенең Звани хуторында җирләнә.
1967 елның августында мин, шушы хуторны эзләп, Ригага килдем. Аннан автобуска утырып, Ауцка юнәлдем. Автобустагы юлдашларым латышлар, минем кая һәм нигә барганым белән кызыксындылар. Мин аларга, шушы җирләрдә һәлак булган әтиебезнең каберен эзлим, дидем. Алар кызыксынганнан-кызыксына төштеләр. Мин исә аларга йөзгә җиткән бабабызның өч улының берсе дә илләренә әйләнеп кайтмаулары, тол хатыннарның өчәр, дүртәр бала белән калулары, бабабызның кайгы-хәсрәткә уралган рәвештә дөнья белән саубуллашуы хакында бәйнә-бәйнә сөйләдем.

Ауцта миңа, тулы белешмә алу өчен, Ригага республика хәрби комиссариатына барырга тәкъдим иттеләр. Һәм анда кемгә мөрәҗәгатъ итәргә икәнлеген аңлаттылар, бер полковникның исемен атадылар.
Миңа военкомат ябылганчы анда барып җитәргә Һәм кич белән үк поездга утырып, Ригадан китәргә кирәк. Борчылам, чөнки көн ахырына якынлаша. Военкомат баскычы буйлап өскә чабам, ә сәгатъ инде алты тулган. Өске катлардан ашыга-ашыга, офицерлар аска агыла. Каршыма очраган һәрбер офицердан гафу үтенә-үтенә, фамилияләрен сорыйм.

Янәсе, аларның миңа кирәклесе кырыемнан үтеп китмәсен. Шуларның берсе, арткы ягына борылды да, өстән төшеп килүче берсенә күрсәтеп: «Әнә ул, сезгә кирәк кеше», - диде. Бик күп кәгазьләрне тикшереп карап чыкканнан соң, әтиебезнең җәсаде Салдус шәһәренең туганнар каберлегенә күчереп күмелгәнлеген әйтте. Шатлыгым эчемә сыймый. Мин шушы мәрхәмәтле полковникка рәхмәтемне әйтеп, аның белән саубуллаштым һәм тимер юл вокзалына киттем.

Икенче ялны янә Латвиягә юнә­ләм һәм Ригада поезддан төшү белән үк, Салдуска бара торган автобуска утырам. Андагы военкоматта ныклап исемлекләрне тикшергәннән соң, әтие­безнең мондагы туганнар каберлегендә җирләнгәнлеген әйттеләр. Анда киттем, ләкин меңләгән исем арасында үземә кирәген күрмәдем. Һәм янә военкоматка килеп, исемлектә әтиебезнең фамилиясе күрсәтелмәгәнлеген әйттем. Шушы эшләр өчен җаваплы старшинадан бу хатаны төзәтеп, мәрмәр таштагы исемнәр тезмәсенә әтиебезнең исемен яздыруны, фотосын төшереп миңа җибәрүен үтенеп, аңа расходлары өчен акча да биреп калдырдым. Ул үтенечемне үтәячәгенә вәгъдә биргәч, тынычланып, Казаныбызга кайтып киттем.

Старшинадан хәбәр булмады. Ләкин эшен эшләгәндер, тик фотосын гына эшләтә алмагандыр дигән өмет белән, 1987 елны энем Энгел белән әниебезне Салдуска алып бардык. Әнине кунакханәгә урнаш­тырып, үзебез туганнар каберлегенә киттек. Ләкин мәрмәр таштагы исемлектә әтиебезнең исеме юк. Таптык теге старшинаны. Ык-мык килсә дә, хатасын төзәтергә җыенмаганлыгын аңладык. Киттек райкомга. Безне беренче секретарь кабул итте. Аңа хәлебезне аңлаттык. Ул шул ук мизгелдә военкоматка шалтыратып, кемнәрнедер пыр туздырды һәм хәзер үк әтиебезнең исем-фамилиясен нәкъ аларның үзләрендәге исемлектәге кебек итеп мәрмәр ташка язып куярга дип әмер бирде.

Әмернең үтәлешен барып тикшердек һәм әтиебезнең исемен күргәннән соң әниебезне каберлеккә алып килдек. Ул анда намаз укыды һәм шуннан җир алып кайтып, аңа гөл утыртып үстерде. Әниебез исән чагында гөл ел саен чәчәк атып, безгә әтиебезне искә төшереп торды.


Индус Таһиров, тарих фәннәре докторы, профессор, сәясәтче, Татарстан Фәннәр академиясе академигы

http://shahrikazan.com

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: