Заман сулышы

Иңнәргә салып Ватан язмышын

Бөек ватан сугышы ветераны Мәсхүдә апа Сабировага 25 июньдә 88 яшь тула. Ул ниләр генә күрмәгән дә, кайларда гына булмаган. Аның хатирәләргә бай тормыш юлы белән танышу өчен, үзе белән күрешергә булдым. Бүгенгесе көндә авырып торса да, Мәсхүдә апа бик теләп, ачык йөз белән каршы алды. Сугыш безне олыгайтты Ул...

Бөек ватан сугышы ветераны Мәсхүдә апа Сабировага 25 июньдә 88 яшь тула. Ул ниләр генә күрмәгән дә, кайларда гына булмаган. Аның хатирәләргә бай тормыш юлы белән танышу өчен, үзе белән күрешергә булдым. Бүгенгесе көндә авырып торса да, Мәсхүдә апа бик теләп, ачык йөз белән каршы алды.


Сугыш безне олыгайтты
Ул 1924 елда Иске Шөгер авылында Зиннәтулла белән Миңсылу гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Әтисе 1939 елда вафат булгач, Мәсхүдә апа гаиләдә өлкән бала булу сәбәпле, тормышның авыр йөге аңа төшә. Әнисенә ярдәм итү өчен ул Иске Шөгер клубында эшли.
- Сугыш башланган көн бик истә калган, - дип башлады сүзен Мәсхүдә апа. - Безнең заман яшьләре бик тырыш, хезмәт сөючән , актив, матур итеп ял да итә белә иде. 1941 елның 21 июнендә заводның бәйрәме булды. Барлык яшьләр шунда бәйрәмдә. Шулчак атка атланган янгын сүндерүче килеп: "Сугыш чыккан, Гитлер сугыш башлаган, таралыгыз", дип безне куа башлады. Гитлер сугыш башлаган дигән сүзгә, ничек инде сугыш башласын, дип гаҗәпләндек. Вахитов абыйларның бик зур ау этләре Гитлер исемле иде. Шуңа да без, яшьләргә, гаҗәп булып тоеды. Ул вакытта Гитлерның кем булуын аңламаганбыз инде. Кулына корал тотардай барлык ир-атны сугышка озата тордылар. Мин русчаны яхшы белә идем, шуңа күрә клуб хезмәткәре өстенә тагын хәрби учетны да алып барырга куштылар. Сугышка кешеләр кирәк , дип өстән язу килеп тора. Ир-атлар китеп бетеп, хатын-кызларны озата башладык. Мин эшләгәндә, Мөхтәрәмә Хәйруллина, Маһирә Хәйруллина, Фахирә Харисова, Рәсимә, Җәүһәрия һәм күп кенә башка хатын-кызлар сугышка алынды. Мин дә, сугышка алуларын сорап, 1942 елда гариза яздым. Кул куйдылар. Саубуллашып китәргә, озатып калырга инәй дә юк, торфка алдылар. Миннән кече 4 баланы авыл Советы рәисенә кертеп калдырдым да, чыгып киттем. Мине ат җигеп, 12-13 яшьләр тирәсендәге малай, Бөгелмәгә озатып куйды. Исемен оныттым, узган ел гына вафат булды, гел хәлемне белешеп торды, - дип уфтанып куйды Мәсхүдә апа.
- Бөгелмәдә медицина курслары үттек. Аннан соң Казанда укулар оештырылды. Анда ничек корал белән эш итәргә, ничек шуышырга , гомумән алганда, төрле сугыш алымнарына өйрәтеп, фронтка озаттылар. Шулай итеп мин, 18 яшьлек кыз, Карело-Финский фронтында кыр госпиталендә хезмәт итә башладым. Фронттан әз генә арттарак калып барабыз. Яралыларны сугыш кырыннан алып чыгып, беренче ярдәм күрсәтеп, машиналарга төяп госпитальгә алып кайтабыз. Сазлы җирдә бик авыр, шуыша алган яралы солдат ничек тә ярдәм итә, ярасы нык булган солдатны шинельгә салып өстерисең. Барып җиткәнче, шинельләр кан белән тула иде, - дип искә ала сугыш ветераны.
- Яралыларны операциягә әзерли, операциядән соң карый идек. Операцияләр кыр шартларында 10 сәгать бара иде. Бик көчле, белемле, оста табиблар белән эшләдем. Аллага шөкер, эштән чирканып тормадым, төгәл итеп башкардым. Беренче тапкыр үлгән солдатны күргәч елаганым хәтердә. Кырыена утырдым да, әти- әнисе, туганнары , балалары калгандыр, дип елыйм. Табиб: "Аңа хәзер без ярдәм итә алмыйбыз, исәннәргә ярдәм итәргә кирәк, әйдә, кызым", дип җилкәмә кагылды. Шул көннән соң, башка җебеп төшмәдем. Туганнарымны, туган ягымны бик каты сагындым. Мин хезмәт иткән частьта бер генә якташ та булмады. Шулай бер кичне, сагынудан нишләргә белмәгәндә, кичке аштан соң папирос сорап алып кабыздым. Шул вакыт майор Макоха (еврей,бик яхшы врач) килеп чыкты да, авызымнан папиросны тартып алып, яңагыма шундый каты итеп китереп сукты, орышты. Бик озак авыртып йөрде. "Син яшь әле, бервакытта да тартма", дип кисәтте. Мин, билгеле, үпкәләп еладым. Икенче көнне майорның хатыны килеп мине тынычландырды.
«Ул сиңа усаллык белән сукмады. Бары яхшылык кына теләде», диде. Шуннан соң бервакытта да авызыма папирос алмадым. Мине барысы да ярата иде, үз итеп "доченька", дип эндәшәләр, ә болай Маруся дип йөрттеләр, чөнки Мәсхүдә дияргә авыр булгандыр.
Шулай бервакыт госпиталь белән күченеп урман эчендә урнашуга, безне бомбага тота башладылар. Төрле җирдә снарядлар ярыла. Бер снаряд кырыйга гына урнашкан палатка өстенә килеп төшеп, бик күп солдат, табиб һәм шәфкать туташлары һәлак булды. Мин контузия алып, госпитальдә ятып чыктым. Ул көннәрне искә төшерсәм, йөрәкләр жу итеп китә. Бик авыр булды, төннәр буе авырулар янында дежур торасың, уколлар ясыйсың, журналга төгәл итеп язып барасың. Укол ампулаларын ыргытырга ярамый, тапшыра идек. Бинтлар җитмәү сәбәпле, аларны берничә тапкыр кулланырга туры килде. Башта салкын су белән юып, зур казанда кайнатасың, яңадан куллану өчен, кире төреп куясың.
Якташ белән очрашу
1944 елда Норвегиядә үзебезнең якташ очрады. Кичке отбойдан соң устав буенча, чит кешене госпитальгә кертергә ярамый. Ә беркөнне капитан чинындагы бер кеше килеп, госпитальдә дәваланучы солдатны, танышын сорады. Мин, үз чиратымда, рөхсәт язусыз сезне кертә алмыйм, язу алып килегез, дип борып чыгардым. "Вредная", дип китеп барды бу. Озак та үтмәде, рөхсәт язуы алып килде. Сөйләшеп киттек, ул Чистай ягыннан чуаш егете булып чыкты, татарча белә. Минем Шөгер ягыннан икәнлегемне белгәч, үзенең сугышка кадәр битум заводында инженер булып эшләвен әйтте. Мин шатлыгымнан елап җибәрдем. Ул аталарча башымнан сыйпап: "Елама, күп калмады инде, тиздән җиңү көнен күрербез", дип мине юатты. "Иртәгә тагын бер якташны алып киләм әле синең янга, ул татар егете, рәхәтләнеп сөйләшерсең", диде. Икенче көнне болар чынлап та икәү килделәр. Бу татар егете - Кама Тамагыннан, 1918 елгы майор Әхәт Хәйруллин иде. Мин ул егетне бер күрүдә ошаттым. Өч көн очраштык, адреслар алыштык. Сугыш беткәч очрашырга сүз куештык. Мин аңа кулъяулык бүләк иттем. Портянканың кырыен кисеп ясаган идем. Бик матур килеп чыкты. Ә ул миңа үзенең кечкенә фотосурәтен бүләк итте. Бронзадан ясалган трофей да бүләк итмәкче иде, йөртергә авыр булыр дип, бүләктән баш тарттым , алмадым.
Икенче очрашуга килгәч, Әхәт миңа шигырь бүләк итте:
Без очраштык тауларда,
Каты сугыш барганда.
Синең матур мәхәббәтең,
Минем корыч кулларда.
Шушы өч көн эчендә миңа ул шулхәтле якын, кадерле кешегә әверелде. Ул минем беренче саф мәхәббәтем булды. Мин аны гомер буена йөрәгем түрендә сакладым.
Йөрәк өзгеч күренешләр
Сугыш дәвам итте, фронт белән йөрибез. Юлда пычранып беткән ятим балалар, әби- бабайлар, янган, көлгә әйләнгән авыллар очрый. Йөрәк өзгеч күренешләрне күрергә насыйп булды. Ә беркөнне юлда үсмер малай очрады. Аны полковник үз янында калдырды. Балага шинель тегеп кидерделәр һәм ул сугыш беткәнче безнең белән йөрде.
Төрле вакытлар булды инде. Беркөнне туган яктан сеңелем Мәкъбуләдән хат алдым. Анда тормыш авырлыгы турында, сугышчы гаиләсенә каралган паекның, утынның бирелмәве язылган иде. Мин елап җибәрдем. Шулвакыт полковник үтеп барганда, "Ни өчен елыйсың", дип кызыксынды. Мин сөйләп бирдем. Ул минем хатымны алды да китеп барды. 3 көн үтүгә, паекларның, утынның бирелүе турында хәбәр килде. Мин шулхәтле шатландым. Бу хәл өчен, сугыштан кайткач председатель Мәхмүт, мине бик каты орышты. «Геройлар үлеп калды, сугышта булгач, син нишләп исән кайттың», дип бик авыр сүзләр белән үзәгемне өзде. Менә шулай гаделсез сүзләр дә ишетергә туры килде кайбер кешеләрдән, - дип, Мәсхүдә апа күз яшьләрен сөртте.
- Җиңү көнен радиодан ишеттек, госпитальдә радио бар иде. Әй, шатлыктан елаштык та инде.
Шулай итеп, 1945 елның җәендә Шөгеремә кайттым. Кайтсам, әни идәндә ята, ачлыктан шешенгән, өйдә бернәрсә калмаган. Булган бар әйберне ризыкка алыштырып бетергәннәр.
Ачлыктан үлмәсеннәр, дип, иркәләремне хастаханәгә салганнар. Кайтып керү белән фляшкада шикәрле су кайнаттым , капкачына әз-әз генә салып әнигә эчергәч, ул күзен ачты. Аннары әкренләп әнигә сыек кына итеп пешереп, тозлы, онлы су эчерә башладым. Аллага шөкер, шулай әкренләп әни үлемнән калды, аякка басты, савыкты. Хәзер инде өй эчендәге әйберләрне эзләп табасы бар. Әни кемдә икәнлеген әйтми, сораша торгач таптым. Тау асты урамында икән. Арба алдым да киттем. Әни, йөрмә бәрәңге алдык бит, ди. Ике бәрәңге урынына бер капчык бирәм мин аларга, дип бәләкәй арба тартып китеп бардым. Беразын бирделәр, артыгы миңа кирәкми дә иде. Бик күп әби-бабайлар, булдырдың балам, дип эшемне хуплап калды. Тормыш булгач, төрлесе була. Бу сугыш афәте дә, төрле кешегә төрлечәрәк килгән булып чыкты.
Тормышлар әкрен генә тәртипкә керә башлады. Үзем янгын сүндерү бүлегендә диспетчер булып эшлим. Күңелем белән Әхәттән хат көтәм. Сеңелем Мәкъбулә, почтада эшләү сәбәпле, аңа әйтеп куйдым. Ә ул: «Апай безне ташлап китсә, без нишләрбез», дип, Әхәттән килгән хатларны бирмәгән. Күпме еллар үткәч кенә миңа боларны әйтте. Шулай итеп, безнең Әхәт белән башланырга да өлгермәгән мәхәббәтебезгә нокта куелды.
Беркөнне әни, каяндыр ишетеп, мине җылы якка чыгып китәргә үгетли башлады. Син барып урнаш, аннары безне үз яныңа алырсың, диде.
Мин бик кыю, куркуны белмәс идем. 1949 елда Ташкентка чыгып киттем. Өстемдә гимнастерка булу сәбәпле мине күп кенә әби-апалар туктатып: "Балам, син кайдан? Минем улымны күрмәдеңме?" дигән сораулар яудырды. Юлым гел җайлы, уңышлы булды, яхшы кешеләр генә очрап торды. Беренче милициягә бардым, алар мине хәрби комиссариатка озатып куйды. Аннан юллама белән эшкә урнаштым. Ипи заводында үлчәүче булып эшләдем. Әнигә посылкалар салдым. Акчасы аз булганга, ул эштән киттем. Наманган өлкәсе, Пап районы, Уйгурсай авылында шахтада машинист булып эшләгәндә булачак тормыш иптәшем тажик егете Азиз белән таныштым.
Бергә тормыш корып яши башлагач, әнине яныма алдым. Алар 5 җан безнең белән яшәде. Азизның да 3 туганы безнең белән торды. Ул вакытта землянкаларда яшәдек. Күңел киң булгач сыйдык, бик матур яшәдек.
Азиз сугышка кадәр укытучы булып эшләгән, олы йөрәкле, акыллы, бик тырыш уңган кеше булды. Әнине бик хөрмәт итте. Беребезне дә кыерсытмады. Азизның сугышка кадәр гаиләсе булган, без бу турыда соңыннан гына белдек. Башта әйтмәде. Тормыш иптәше һәм улы ниндидер чирдән үлә, кызы кала, Азиз концлагерьда әсирлектә була. Кайта алмас, дип бу кызны Азизның дус иптәше, мәктәп директоры үзенә ала. Мин бу турыда белүгә Анаргөлне эзләп алып кайттым. Үз балаларым бер авыз татарча белмәде. Ә Анаргөлем татарча сөйләште, әни, диеп эндәште, - дип сөйләде Мәсхүдә апа.
- 1953 елны беренче балабыз Холниса туды. Шул елны без Азизның туган ягына, Кургантүбә (бүгенгесе Бохтарск район) өлкәсе, Октябрск районына кайттык. Йорт салдык. 5 бала үстердек. Ләкин Азиз нинди генә яхшы кеше булсада, йөрәгемнең түрендә Әхәт сакланды. Аның кечкенә фотосүрәтен зурайтып стенага элеп куйдым. Кем генә сораса да туган илдә калган, бик якын бер туганым , дидем. Менә күптән түгел генә әле Холнисага сөйләдем.
Эш ягына килгәндә, балалар бакчасында тәрбияче булып эшләдем. Үземне олылап, олысы- кечесе мөгаллимә дияләр иде. Тормышта мин бик актив кеше булдым. Ветераннар советы, хатын-кызлар советы председателе булып, депутатлыкка да сайланырга туры килде. Ул вакытларда депутатлар халык өчен эшли, халыкка бик ярдәм итә иде. Фатирлар алырга, балаларны бакчага урнаштырырга, гомумән алганда, һәръяклап халыкка хезмәт күрсәттем, гел халык арасында булдым. Ярдәм сорап, киңәш сорап гел мөрәҗәгать итәләр иде. Азиз минем яшәү рәвешемә ачуланмады, мине аңлап теләктәшлек белдереп, 45 ел бергә яшәдек. 1987 елны вафат булды. Олыгая барган саен туган якларымны сагындым. Ел да кайтып йөрсәм дә, бөтенләйгә кайтасым килде. 1994 елны Ленинградтагы улым кунакка кайткач аның белән туган ягым Шөгергә кайтып киттем. Беренче Фәридә Бәдретдиновада тукталдым. Аннары элеккеге авыл советы председателе, бүгенгесе көндә В.П.Чкалов директоры Равил Гыймаев фатир белән ярдәм итте. Ә инде 1996 елны , үзем кебек ялгыз, бөек Ватан сугышы ветераны Минаҗетдин Сабиров белән кушылдык, - дип кызык итеп хатирәләрен яңартты апа. - Мин аның өенә төшкән көнне никах укытсак, икенче көнне бабаем мине ЗАГС ка алып китте. Минем фамилиямне аласың, дип фамилиямне дә үзгәрттерде. Хәрби булганга эшне тиз тотты, - дип көлеп куйды ветеран апа. - Шулай итеп аның белән 14 ел матур гына гомер кичердек. Соңгы 7 айны бабаем бик чирләде. Сабый бала караган кебек карадым, балаларым бик ярдәм итте. Холнисаның кызы Әнисә шәфкать туташы булып эшли. Ул һәркөн килеп уколлар кадап, миңа ярдәм итеп йөрде.Соңгы юлга да кадерләп, бик хөрмәтләп озаттык. Бабаем риза-бәхил булып китте, - диде Мәсхүдә апа.
Аллага шөкер заманалар әйбәт, ләкин картайдык инде ,исәнлек тә какшады. Рәхмәт инде хөкүмәтебезгә күп итеп пенсия бирә, фатирлы иттеләр. Ничек шулай булгач шатланмыйсың да , шөкер ана кылмыйсың. Авыл советы председателе Надежда Вакулюк та гел хәлебезне белеп, ярдәм кирәкмиме, диеп сорашып тора. Мәктәп балалары да килә, элек үзем дә очрашуларга баргалый идем. Һәр елны Җиңү көнен билгеләп үткән митингка бара идем. Быел барып булмас ахрысы, - дип Мәсхүдә апа тынып, уйланып торды. - Һәммәсенә дә игътибары өчен бик зур рәхмәт. Без яшисен яшәдек, тик киләчәк буын өлкәннәргә карата мәрхәмәтле булсыннар иде. Кайвакыт телевизордан кайбер яшьләр тарафыннан җәберләнгән ветераннарны күргәч, йөрәк әрни, ярый әле безнең якларда юк андый вөҗдансыз яшьләр, дип костюмындагы орден, медальләрен кадерләп сыйпап куйды ул. Костюмда медальләр тагарга урын да калмаган инде. Хәзер аны кияргә көчем җитми, җилкәмне баса, дип тыйнак кына көлеп куйды апа. Матур яшәсеннәр, тәртипле булсыннар иде яшьләр. Без бит бәхетле тормыш өчен көрәштек, бик күпләр туган ягына кайта алмый, сугыш кырларында мәңгегә ятып калды. Бик күпләрнең каберләре дә билгесез, хәбәрсез югалды. Күпме ятимнәр ата назын күрми үсте. Күпме ана, капка ачылган саен, яу кырыннан сабыйлары кайтканны көтте. Нихәл итәсең бит бу каһәр суккан сугыш бик күп авырлыклар алып килде шул дип, яшьләнгән күзләрен сөртеп, сүзен төгәлләде апабыз.
Мәсхүдә апа бүгенгесе көндә олы кызы Холниса тәрбиясендә , пөхтә , матур итеп җыештырылган, җылы өйдә тора. Мәсхүдә апаның мин хәтеренә, төгәл итеп фикер йөртүенә гәҗәпләнеп, сокланып тордым. Исәнлек саулык белән озак итеп яшәгез хөрмәтле ветераннар, сез моңа бик тә лаеклы.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: ќићњ
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: