Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Интернет аша ОСАГО полисын алу тәртибе

Э­лек­трон по­лис­ны са­тып алу­ның бер­нин­ди кы­ен­лы­гы юк. По­лис­ны офис­та са­тып ал­ган­да­гы ке­бек, пас­порт, ма­ши­на йөр­тү та­нык­лы­гы, ПТС һәм ди­аг­нос­ти­ка кар­та­сы (өч "яшь"­тән зур­рак ма­ши­на­лар өчен) гы­на ки­рәк. Элек­трон ОСА­ГО по­ли­сын рәс­ми­ләш­те­рү өчен ими­ни­ят­ләш­те­рү ком­па­ни­я­се сай­тын­да тер­кә­леп, шәх­си ка­би­нет­ка ке­рү өчен ло­гин һәм па­роль алу шарт. Бо­ла­ры ав­то­мо­биль ху­җа­сы­на элек­трон поч­та,...

Э­лек­трон по­лис­ны са­тып алу­ның бер­нин­ди кы­ен­лы­гы юк. По­лис­ны офис­та са­тып ал­ган­да­гы ке­бек, пас­порт, ма­ши­на йөр­тү та­нык­лы­гы, ПТС һәм ди­аг­нос­ти­ка кар­та­сы (өч "яшь"­тән зур­рак ма­ши­на­лар өчен) гы­на ки­рәк. Элек­трон ОСА­ГО по­ли­сын рәс­ми­ләш­те­рү өчен ими­ни­ят­ләш­те­рү ком­па­ни­я­се сай­тын­да тер­кә­леп, шәх­си ка­би­нет­ка ке­рү өчен ло­гин һәм па­роль алу шарт. Бо­ла­ры ав­то­мо­биль ху­җа­сы­на элек­трон поч­та, СМС-хә­бәр аша яки ими­ни­ят­ләш­те­рү ком­па­ни­я­се офи­сы­на шәх­сән мө­рә­җә­гать ит­кән­дә тап­шы­ры­ла.

ОСА­ГО по­ли­сын са­тып алу өчен ими­ни­ят­ләш­те­рү­че­нең рәс­ми сай­тын­да, ло­гин һәм па­роль керт­кән­нән соң, элек­трон га­ри­за язу фа­рыз. Ими­ни­ят­ләш­те­рү ком­па­ни­я­се үзе­нең рәс­ми сай­тын­да элек­трон по­лис өчен банк кар­та­сы бе­лән тү­ләү мөм­кин­ле­ген ту­ды­рыр­га ти­еш.

Ими­ни­ят­ләш­те­рү­че баш­ка төр­ле тү­ләү ысул­ла­рын да өс­тә­мә рә­веш­тә тәкъ­дим итәр­гә мөм­кин. Элек­трон ОСА­ГО по­ли­сы ма­ши­на ху­җа­сы­ның ими­ни­ят­ләш­те­рү ком­па­ни­я­се сай­тын­да тер­кәл­гән­дә яки шун­да­гы элек­трон шәх­си ка­би­нет­ка бе­рен­че тап­кыр кер­гән­дә күр­сәт­кән элек­трон поч­та ад­ре­сы­на җи­бә­ре­лер­гә ти­еш. Элек­трон по­лис шәх­си ка­би­нет­та да сак­ла­на. Ав­то­мо­биль ху­җа­сы, үз те­лә­ге­нә ка­рап, ОСА­ГО по­ли­сын кат­гый хи­сап блан­кын­да да алыр­га мөм­кин. Тиу бу оч­рак­та поч­та хез­мә­те күр­сә­тү өчен тү­ләр­гә ки­рәк. За­кон күз­ле­ген­нән чы­гып ка­ра­ган­да, кат­гый хи­сап блан­кын­да­гы га­дәт­тә­ге кә­газь по­лис һәм элек­трон по­лис ара­сын­да бер­нин­ди дә аер­ма юк. ОСА­ГО ки­ле­шү­ен ин­тер­нет аша тө­зе­гән ав­то­мо­биль ху­җа­сы­на по­лис блан­кын бас­ты­рып чы­га­рыр­га һәм, ки­рәк бул­ган­да, по­ли­ция хез­мәт­кәр­лә­ре­нә күр­сә­тү өчен үзен­нән кал­дыр­мас­ка ки­рәк.

Бу ча­ра­ны га­мәл­гә ашы­ру ма­ши­на ху­җа­ла­рын ва­кыт­ны әрәм итеп чи­рат­лар­да тор­мау­дан, ими­ни­ят­ләш­те­рү оеш­ма­ла­ры­ның ОСА­ГО ки­ле­шү­ен тө­зү­дән ни­гез­сез баш тар­туы, өс­тә­мә хез­мәт­ләр­не көч­ләп та­гу­ын­нан кот­ка­ра. Ими­ни­ят­ләш­те­рү оеш­ма­ла­ры офис­ла­ры бул­ма­ган ерак­та­гы то­рак пун­ктлар­да яшә­ү­че граж­дан­нар өчен өен­нән чык­мый­ча гы­на үз­лә­ре­нең граж­дан­лык җа­вап­лы­лы­гын ими­ни­ят­ләш­те­рү мөм­кин­ле­ге биг­рәк тә мө­һим.

Мон­нан тыш ими­ни­ят­ләш­те­рү­че­ләр һәм РСА мәгъ­лү­мат сис­те­ма­ла­ры ими­ни­ят­ләш­те­рү өчен ти­е­шен­чә рәс­ми­ләш­те­рел­гән га­ри­за сайт аша җи­бә­рел­гән­нән соң 30 ми­нут эчен­дә ки­ле­шү тө­зү­не тә­э­мин итәр­дәй итеп көй­лә­неп ку­ел­ган бу­лыр­га ти­еш. Бу, мә­сә­лән, по­лис са­тып ал­ган­да озак­лап рек­ла­ма күр­сә­тү ке­бек ав­то­мо­биль ху­җа­сы өчен ки­рәк­мә­гән әй­бер­ләр­дән ко­ты­лу мөм­кин­ле­ге би­рә.

Рос­сия Бан­кы ими­ни­ят­ләш­те­рү­че­ләр­нең ОСА­ГО элек­трон по­лис­ла­рын өз­лек­сез са­ту та­ләп­лә­рен ни­чек үтә­ве­нә күз-ко­лак бу­лып то­ра­чак. Элек­трон ОСА­ГО ки­ле­шү­ен тө­зү­гә бәй­ле со­рау­лар ки­леп ту­ган­да, Рос­сия Бан­кы Идел-Нок­рат баш ида­рә­се­нең Та­тар­стан Рес­пуб­ли­ка­сы бу­ен­ча бү­ле­ге - Мил­ли бан­кы­на (ад­ре­сы: 420013, Ка­зан ш., Бау­ман ур., 37 й.) яз­ма­ча мө­рә­җә­гать итәр­гә яки Рос­сия Бан­кы­ның ин­тер­нет-ка­бул итү бү­ле­ген­дә (www.cbr.ru) элек­трон фор­ма ту­ты­рыр­га бу­ла.

Мө­рә­җә­гать­не, ими­ни­ят­ләш­те­рү ком­па­ни­я­се сай­ты­на ке­рү да­та­сын һәм ва­кы­тын күр­сә­теп, ке­сә те­ле­фо­ны яки компь­ю­тер эк­ра­ны­на тө­ше­реп алын­ган скрин­шот бе­лән тап­шы­ру за­ру­ри.

http://shahrichalli.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев