Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Интернет-кибеттән айфон урынына стакан җибәргәннәр

Ике кеше интернет-кибет мошенниклары корбаны булган. Яшел Үзәндә яшәүче 43 яшьлек ир-ат офисы Санк-Петербургта булган интернет-кибеткә соңгы модельдәге 7700 сумлык айфонга заказ бирә. Кибет вәкиле аңа телефоннан почта аша товар килүен хәбәр итә. Заказчы акчасын түләп, тартманы алып кайтып китә һәм өендә ачып караса, анда айфон урынына кырлы стакан салынган...

Ике кеше интернет-кибет мошенниклары корбаны булган.


Яшел Үзәндә яшәүче 43 яшьлек ир-ат офисы Санк-Петербургта булган интернет-кибеткә соңгы модельдәге 7700 сумлык айфонга заказ бирә. Кибет вәкиле аңа телефоннан почта аша товар килүен хәбәр итә. Заказчы акчасын түләп, тартманы алып кайтып китә һәм өендә ачып караса, анда айфон урынына кырлы стакан салынган була. Икенче бер яшелүзәнле дә берничә көннән соң айфонга заказ өчен 7500 сум түли. Аның да посылкасыннан стакан килеп чыга. Азактан ачыкланганча, бу кибеттә алданучылар күп булган. Күпчелеге ташлар, кружкалар, уенчык, ватык телефоннар, стакан һәм картон кисәкләре алган. Хәзер бу уңайдан тикшерү алып барыла.

http://www.almet-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев