Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Ишеттегезме: Чирмешәндә бәрәңге елга ике тапкыр өлгерә

Быел йорт каршындагы бакчада, бер урында ике тапкыр уңыш җыярга насыйп булды. Башта суган үскән туфракка 21нче июльдә бәрәңге орлыклары "төртеп" куйдык. Гади орлык бәрәңгесе бераз үргән иде, шуңа күрә 10 көннән баш та чыгардылар. Эссе булганга, җәен нык кыздырды бит, сабаклар тиз үсте. Су да сипкәләп тору ярагандыр. Соңрак,...

Быел йорт каршындагы бакчада, бер урында ике тапкыр уңыш җыярга насыйп булды.
Башта суган үскән туфракка 21нче июльдә бәрәңге орлыклары "төртеп" куйдык. Гади орлык бәрәңгесе бераз үргән иде, шуңа күрә 10 көннән баш та чыгардылар. Эссе булганга, җәен нык кыздырды бит, сабаклар тиз үсте. Су да сипкәләп тору ярагандыр. Соңрак, яңгырлар ешайгач, бу мәшәкатьтән дә котылдык. Яшел сабакларга коңгызлар килмиме инде, агу да сиптерергә туры килде.
Быел, ни гаҗәп, хәтта сентябрьдә дә җирдә кырау булмады, әмма һава температурасы нык суынды. Ә дүшәмбегә каршы төндә туңдыргач, бәрәңге сабаклары шәлперәеп төште. Тагын ни көтәсе, 80 көннән бәрәңгебезне алырга булдык. 15 төптән бер зур чиләк уңыш чыкты. Бәрәңгеләребезнең күбесе бик эре булып үскән, кызылы да, сарысы да рәхәтләнеп кырырлык. Кабыклары ныгып килә. Тагын ике атна җылы булса, билгеле, зураерлар иде дә, көз үзенекен итә шул. Суганны алу белән иртә өлгерешле орлык чәчкән-утырткан тәкъдирдә, алар тәмам чын товарга әверелергә мөмкин.
...Бу атнада кунаклар килергә тиеш. Килсеннәр, яңа уңыш бәрәңгесе белән сыйларбыз, әле ул шулпага да кала. Алар бетсә, сарай артында тагын 15 төп бәрәңге үсә. Суык аларның да сабакларын изрәтте. Бәлки, җир туңмаган, кара туфракта дым бар бит әле, бәрәңгеләр тагын зураер. "Экспериментны" дәвам итәбез.

Кадыйр ГОМӘРОВ.

http://nashcheremshan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев