Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Иске Шөгер авыл башлыгы Лилия Шиһапова бүләкләнде

Лениногорск муниципаль районының зур делегациясе район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XIV съезды эшендә катнашты.

 

Чара Казанда «Корстон»да Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Съезд эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм башкалар катнашты.

Съезд ахырында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Иске Шөгер авыл җирлеге башлыгы Лилия Шиһаповага "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен" медале тапшырылды.

 

фото:http://president.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев