Заман сулышы

"Ислам дәүләте" террор төркеме А321 салонындагы бомба сурәтен күрсәтте

Самолетның егылып төшүенә теракт сәбәпче дигән вердикт чыгарылды инде. "Ислам дәүләте" террор төркеме сайтларында самолет егылуга китергән бомбаның сурәтен куйган. Әлеге бомба гадәти эчемлек савытыннан һәм детонатордан гыйбарәт. ИД төркеме аны Шәрм-әл-Шейх аэропортындагы игътибарсызлык ярдәмендә алып кердек дип белдергән. Бу хакта Рейтер мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. Шулай ук ИД башта...

Самолетның егылып төшүенә теракт сәбәпче дигән вердикт чыгарылды инде. "Ислам дәүләте" террор төркеме сайтларында самолет егылуга китергән бомбаның сурәтен куйган.

Әлеге бомба гадәти эчемлек савытыннан һәм детонатордан гыйбарәт. ИД төркеме аны Шәрм-әл-Шейх аэропортындагы игътибарсызлык ярдәмендә алып кердек дип белдергән. Бу хакта Рейтер мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Шулай ук ИД башта көнбатыш илләренең очкычларында теракт ясарга исәбе булуын әйткән. Әмма Россия Сириядә ИДга һөҗүмен башлагач, алар А321не шартлаткан.

Бу сүзләргә ышаныргамы, юкмы - билгесез. Тик очкычның һаләкәткә юлыгу сәбәбе дип теракт булу аталды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: