Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

ЯҢАЛЫКЛАР

"Капның икенче гомере" ("Вторая жизнь упаковки") ачык республика конкурсы үткәрелә

Казан шәһәренең балалар экология-биология үзәге, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Республика олимпиада үзәге" өстәмә белем бирү дәүләти автоном оешмасы белән берлектә, "Капның икенче гомере" / «Вторая жизнь упаковки» дип исемләнгән ачык республика конкурсы башлануы турында игълан итә. Бу хакта ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр таратты. Әлеге...

Казан шәһәренең балалар экология-биология үзәге, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Республика олимпиада үзәге" өстәмә белем бирү дәүләти автоном оешмасы белән берлектә, "Капның икенче гомере" / «Вторая жизнь упаковки» дип исемләнгән ачык республика конкурсы башлануы турында игълан итә. Бу хакта ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр таратты.
Әлеге проект үсеп килүче буында экологик культура формалаштыруга шартлар тудыру һәм гомумбелем бирү оешмаларында укучылар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелә. Конкурста 1-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Бәйгегә җибәрелгән хезмәтләр "Кием моделе", "Уенчык", "Композиция" номинацияләрендә бәяләнәчәк. Катнашучылардан икенчел материалларны файдаланып ясалган кул эшләнмәләре, фотографияләр, плакатлар, язмалар, костюмнар көтелә. Эшләр 1-4; 5-8 һәм 9-11 сыйныфлар аерым 3 категория буенча бәяләнәчәк. Конкурсның йомгаклау өлеше 2015 елның 10 апрелендә иҗади эшләр презентациясе күргәзмәсе рәвешендә узачак.
Бәйге материаллары 2015 елның 1 мартына кадәр 420062, Казан шәһәре, Космонавтлар ур., 57 йорт адресы буенча кабул ителә. Элемтә өчен телефон: 8(843) 273-48-55.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вторая жизнь упаковки