Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Картадан картага акча күчергәндә процент алынамы?

1 июльдән картадан картага акча күчергәндә 13 процент салым алына дигән хәбәрләр йөри. Бу дөресме соң?

 

Чыннан да, Русия Салым кодексының 86 мәддәсендә акча күчерүгә контрольлек итү турында сүз бар.

Банклар физик берәмлеккә, компаниягә исәп, депозит, вклад ачу турында салым органына хәбәр итәргә тиеш.

Салым органы рәсми нигезләнгән запрос җибәрсә, банклар исәптә күпме акча булуы, алар буенча нинди операцияләр үткәрелүе, шул исәптән акча күчерелү турында да мәгълүмат бирергә тиеш.

Салым инспекциясе тикшерү үткәрә икән, банк запрос ала һәм аны үтәргә тиеш. Бу норма 2013 елдан гамәлдә.

Үзгәрешләр нәрсәдә соң? 1 июньнән бу мәддәгә кыйммәтле металлар турындагы исәп буенча мәгълүматны кертү дә өстәлде. Күпчелек гражданнар өчен бу үзгәрешнең әһәмияте юк.

Димәк, юктан гына автомат рәвештә гражданнар исәбеннән бернинди дә процент алынмый. Законда андый норма юк.

Бу турыда йөрүче хәбәрләр дөрес түгел. Банкта исәбе һәм картасы булган гражданнар өчен бернинди дә үзгәреш юк.

http://kiziltan.ru/

фото: Вәсилә Сәетова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X