Заман сулышы

Кайсы илнең чәе тәмлерәк?

Файдалы киңәшләр

Чәйнең туган ягы булып, Кытай санала. Баштарак аны дәвалау чарасы, соңрак эчемлек буларак куллана башлаганнар. Борынгы кытай язмаларының берсендә чәй рухны күтәрә, йөрәк өчен файдалы, арганлыкны киметә, уйлау сәләтен арттыра дип язылган.
Кытайлар һәм японнар чәйне коры килеш эчәргә ярата. Алар шикәр комы һәм сөт чәйнең тәмен ала, дип белдерә. Инглизләр чәйне сөт белән эчә.
Лимонлы чәй Россиядә, Төркиядә һәм Иранда киң таралган. Ә Мароккода чәйне бөтнек, әрем, майоран, базилик белән эчәләр. Үзбәкләр чәйгә - аз гына кара борыч, калмыклар - лавр яфрагы, каймак, тоз һәм борыч, адыгейлар киптерелгән ат кузгалагы, сөт, атланмай, кара борыч, тоз сала.
Борынгы заманнарда Польшада чәй даруханәләрдә генә сатылган. Чәй сулыш органнары, кан тамырлары стеналары өчен файдалы, кан составын нормальләштерә, гипертония, атеросклероз, кариес кебек чирләрне кисәтә, бавыр һәм бөерләргә таш утыруты киметә, дип санаганнар.
Чәй яратучылар тормышның вак-төякләрен тыныч кабул итә, стрессларны җиңелрәк кичерә икән. Каты чәй дәртләндерсә дә, артык каты чәй йоклата.
Голландия галимнәре, көненә 4 стакан чәй эчү, 1әр алма һәм суган ашау инфарктны ике мәртәбә кисәтә, дип белдерә.


фото: pixabay.com

http://kukmor-rt.ru/news/faydaly-kishlr/kaysy-ilne-che-tmlerk

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: