Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Казанда янгын сүндерүчеләр биш яшьлек кызны тәрәзәдән егылып төшүдән коткарып калган

Фатирда баладан башка беркем дә булмаган Кичә 11.00 сәгатьтә 112 телефоны буенча Казанда, Химиклар урамындагы 45 нче йортның 3 нче катында ачык тәрәзәдән 3-4 яшьлек баланы күрүе турында шаһитлардан хәбәр килгән.Тәрәзә ачык булган, бала тәрәзә төбендә москит сеткасына тотынып торган. Урынга ашыгыч ярдәм хезмәтләре җибәрелгән. 11.03 сәгатьтә автобаскыч килгән, аннары...

Фатирда баладан башка беркем дә булмаган

Кичә 11.00 сәгатьтә 112 телефоны буенча Казанда, Химиклар урамындагы 45 нче йортның 3 нче катында ачык тәрәзәдән 3-4 яшьлек баланы күрүе турында шаһитлардан хәбәр килгән.Тәрәзә ачык булган, бала тәрәзә төбендә москит сеткасына тотынып торган.

Урынга ашыгыч ярдәм хезмәтләре җибәрелгән. 11.03 сәгатьтә автобаскыч килгән, аннары - янгын сүндерү хезмәткәрләре. Янгын-коткару часте хезмәткәрләре 3 нче катка кадәр баскыч куеп, тәрәзәдән кергәннәр. Фатирда баладан башка беркем дә булмаган.

Биш яшьлек кыз бала полиция хезмәткәрләренә тапшырылган, ә алар аның әти-әнисен эзләргә керешкән. Кыз баланың әтисе фатирга 2 сәгатьтән соң гына кайткан, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе.

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев