Казанга дроннар һөҗүме
Башкалабыз Казанда шимбә иртәсе хәвефле башланды.
Бүген Казанга барлыгы 8 дрон һөҗүм итте. Татарстанда төзелгән оператив штаб хәбәр итүенчә, 1 һөҗүм сәнәгать предприятиесенә булган, 1 дрон елга өстендә бәреп төшерелгән, 6 дрон торакларга һөҗүм иткән.
Казанда дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә 37 катлы «Лазурные небеса», 23 катлы «Манхэттен» торак комплекслары, Клара Центкин урамындагы 5 катлы йортка зыян килде. Казанга барысы 8 пилотсыз очкыч һөҗүме теркәлгән, икесе бер үк ноктага – «Лазурные небеса» комплексына булды. Россия Саклану министрлыгы түбәндәге рәсми белдерүне ясады.
«7.40 сәгатьтән 9.20 сәгатькә кадәр Киев режимы Казанда гражданнар инфраструктурасы объектларына самолет тибындагы БПЛА кулланып һөҗүм ясады. БПЛА төрле юнәлешләрдә 3 дулкында кулланылды. Украина Кораллы көчләренең 3 пилотсыз очу аппараты Һава оборонасына каршы дежур чаралары белән юк ителде, тагын 3 БПЛА радиоэлектрон көрәш системасы ысулы белән бәреп төшерелде», – дип хәбәр ителде.
Татарстанда Казанга БПЛА һөҗүме белән бәйле рәвештә хакимият органнары һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләре өчен гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Бүген республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу хактагы карарны имзалады.
Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова ачыклык керткәнчә, халыкка махсус режим һәм төбәк дәрәҗәсендәге реакция кагылмый.
«Гадәттән тыш хәл статусы — нәтиҗәләрне закон нигезендә бетерү буенча оператив эш алып барырга кирәк. Ягъни бу документ хәзер БПЛА һөҗүме нәтиҗәләрен бетерү белән шөгыльләнүчеләргә генә кагыла», - дип аңлатты ул.
фото: Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев