Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Кечкенә чакта авырган Илсөя Бәдретдинованы әнисе бер көн эчендә аякка бастырган

Бу арада үзегез дә күрәсез: һава торышы бик көйсез тора. Илсөя Бәдретдинова да авырып киткән әле. Юк, юк, курыкмагыз, әллә ни түгел - температурасы күтәрелгән җырчының. Үзенең инстаграм битендә Илсөя балачагының якты хатирәләрен искә алып язган. Укыгач, үзебезнең дә күңелләр тулды. Үзгәртмичә генә бирәбез: "Мин бәләкәй чакта,чирләгәндә, әни баздан чия...

Бу арада үзегез дә күрәсез: һава торышы бик көйсез тора. Илсөя Бәдретдинова да авырып киткән әле. Юк, юк, курыкмагыз, әллә ни түгел - температурасы күтәрелгән җырчының.

Үзенең инстаграм битендә Илсөя балачагының якты хатирәләрен искә алып язган. Укыгач, үзебезнең дә күңелләр тулды. Үзгәртмичә генә бирәбез:

"Мин бәләкәй чакта,чирләгәндә, әни баздан чия компоты алып чыга иде... Юк...мин анын компотын тугел,банка тобендәге чияләрен ашый идем. Ярата идем шуларны. Кайчакта шуны ашар өчен әз генә ,"чирлим",-дип шыттырганмындыр да инде. Аннан әни эмаль чиләккә куп итеп мәтрушкә, каен яфрагы, нарат куркәсе кебек уләннәр салып ,газ остендә су белән кайнатып ала да...идәнгә чиләкне куеп,шуның янына мине утыртып, чиләк белән икебезнен өстән юрган ябып, бер таяк белән бутап утырырга һәм тирәәән итеп суларга куша иде))) Ә үзе тышкы яклап сөйләштереп утыра. Килде-китте сорау бирә дә..шаркылдап көлә үзе... Мин җавап бирәм, ә әни ишетмәмешкә салыша... Юри...мин тирән итеп сулап кычкырып җавап бирсен өчен))) Күпмедер чиләк кочаклап утыргач тирләп-пешеп юрган астыннан килеп чыгасың...

Аннан әни, әтинең самогонында носкиларымны чылата да, өстеннән пакет, ә аның өстеннән кәҗә йоныннан бәйләгән тагын бер носки кидерә. Борын астына "звездочка" сылый... бер чашка мәтрушкэле чәй.. и всееееее... Авыыр сырган юрган астына түшәккә чумып, ястыкка батып йокыга китәсен!

Иртәнгә бер ни калмаган була! Бөтен нормальный балалар берәр атна "чирлим",-дип мәктәпкә бармыйча чана шуа, ә Илсоягә чирләргә ярамый. Мәтрүшкә, чиләк,таяк...ӘНИ...ӘНИИИИИ..."

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев