Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

"Кем кемне җиңәр?" - Илфак Шиһаповның соңгы язмаларыннан

Соңгы вакытта Фәрит белән Алия бик матур яши башладылар. Әллә 20 елдан артык «Кем кемне җиңәр?» дип астыртын алып барган сугыш икесен дә туйдырып җибәрде, әллә балаларның берәм-берәм үсеп аякка басуы үзенекен итте - тынычланды аларның тормышы. Талаш юк, кычкырыш юк, китапларда язганча, «Хәерле иртә!», «Тыныч йокы!», «Ашың тәмле булган,...

Соңгы вакытта Фәрит белән Алия бик матур яши башладылар. Әллә 20 елдан артык «Кем кемне җиңәр?» дип астыртын алып барган сугыш икесен дә туйдырып җибәрде, әллә балаларның берәм-берәм үсеп аякка басуы үзенекен итте - тынычланды аларның тормышы. Талаш юк, кычкырыш юк, китапларда язганча, «Хәерле иртә!», «Тыныч йокы!», «Ашың тәмле булган, кадерлем»...

Баштагы мәлне Алиянең кирәксә-кирәкмәсә чәрелдәве туктауга, үзен ничектер ятим калгандай сизгән Фәрит соңгы вакытта аракыдан да бизә башлады. Ә элегрәк иренең атнага бер булса да дуңгыз булып мыркылдаганчы эчүенә ияләшкән Алия үзенең нишләптер чәрелдисе килмәвенә аптырады.

Йортка таң алдыннан таллар арасыннан бормаланып аккан елгаларда гына була торган тынлык иңде. Сабырлык рухы белән сугарылган көннәрнең берсендә, тынычланып, тәмләп кенә чәй эчкән мәлдә, үз уйларына чумып утырган Алия мышный-мышный чәй шопыручы Фәриткә карап әйтеп куйды:

- Түбән оч Гамир кичә, базарга барып, хатынына егерме җиде канәфер чәчәге алып кайткан. Тегесенә егерме җиде генә яшь икән әле.

Фәрит бушаган чынаягын хатынына таба сузды.

- Аңгыраның аңгырасы инде. Барлы-юклы акчасын да шуның ише юк-барга әрәм итеп бетерә, - диде ул, яңадан чәйгә тотынып.

Алия нигәдер сискәнеп китте.

- Ә менә синең миңа үз гомереңдә бер генә тапкыр да чәчәк бүләк иткәнең юк, Фәрит, - диде ул, тәрәзәгә карап. - Егерме елдан артык торсак та...

Фәрит чынаягын читкәрәк алып куйды:

- Ә синең үз гомереңдә миңа махмырдан, бер илле грамм булса да, аракы салып биргәнең бармы соң? Гамир үзе аңгырарак булса да, аны хатыны ачы балдан өзми ичмасам. Андый хатынга чәчәк кенә түгел, әллә нәрсә дә алып кайтып тоттырырсың.

- Әйсәнә, - диде Алия, кулын селтәп. - Сиңа әйткән мин тиле...

- Кара әле, Алия, - диде Фәрит, тавышын күтәрмәскә тырышып. - Хәтерлисеңме, теге сыер икене бозаулаган елны мин сиңа нинди тәмле хушбуй бүләк иткән идем?

- Иткән идең, иткән идең. Аннары шул игезәк бозауларны «юганда», аракы җитеп бетмәгәч, Җәмил белән шуны үзегез үк суга бутап эчкән идегез. Өч көн йөрдең аннары, киемнән, бөтен җирдән хушбуй исе килә дип.

Алия кинәт сулкылдап куйды. Фәрит авыр итеп бер сулап алды.

- Син бигрәк инде, Алия, - диде ул. Аз гына күзен йомып торгач: - Ә хәтерлисеңме, мин сине шәһәргә концертка алып барган идем? Әллә театргамы әле?

- Менә, менә, - Алия ничектер җанланыбрак китте. - Үзең хәтерләмисең дә шул, чөнки анда баргач та, син шул шәһәр хатыннары­ның ботларыннан күзеңне ала алмадың. И-и, гомер буе кадеремне белмәдең инде-е. Йә эчтең, йә читкә карадың.

Кинәт Фәритнең күзләре әллә нәрсә эшләп китте. Ул утырган урыныннан әкрен генә торып басты да хатынына таба иелде.

- Ә син минем кадерне белдеңме соң? - диде ул, ниндидер ят тавыш белән. - Мин бу йортны салдым, гомер буе калхузда эшләдем. Миндә чәчәк кайгысы булды дип уйлыйсыңмы әллә?

Алия нигәдер урындыгын читкәрәк шудырып куйды.

- Син эшләсәң, мин балалар үстердем, - диде ул, еламсырак тавыш белән. - Өйдә дә тик ятканым булмады. Ашсыз тотмадым берегезне дә...

Фәрит, гомердә булмаганны, өйдә үк тәмәкесен кабызды.

- Балалар кемдә дә үсә ул, - диде ул, хатынына нәфрәтле караш ташлап. - Әнә көтүче Сабирҗан абзый, хатыны булмаса да, ачтан үлми. Әле корсагы минекеннән дә зуррак, битләре дә елкылдап тора. Ашарга пешердем, имеш... Пешермәскә иде. Йөрергә иде әнә сыер саварга.

Алия дә урындыгыннан торып басты. Аның күзләреннән дә ут бөркелә иде.

- Нәрсә, өйне үзем генә салдым диясең киләме әллә? Ә минекеләр күпме булышты?! Әле ул эчүләрең белән ничек эшеңдә асрадылар үзеңне?..

Фәрит тәмәкесен өстәлдәге чынаякка тыгып сүндерде дә идәнгә үк атып бәрде.

- Синекеләрнең булышуы шул эчкәндә генә булышу иде бит ул, - диде ир, хатынына якынрак килеп. - Алар эчкән аракыны шул ук Җәмилләргә эчергән булсаммы?!

... Бераздан беренче чынаяк идәнгә төшеп чәлпәрәмә килде. Аннары урындыклар ауды, өстәлдәге савыт-саба эскәтер белән бергә идәнгә төшеп тапталды. Тәрәзәләр арасына эленгән күкеле сәгать кыйшайды. Аннары ялтыравык электр самавыры тәрәзәдән тышка очты. Алия гомердә булмаганча чәрелдәде, ә Фәрит, яланаякка галош өстерәп, аракы эзләргә чыгып китте.

Ир белән хатын арасында озакка бармаган тынычлык чоры, ниһаять, ничек башланса, шулай бетеп, алар өйрәнгәнчә яши башладылар...

Гамирның бер бәйләм чәчәге бөтен эшне харап итте.

13.05.2017

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев