Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Керкәледән язалар: Сулый алу – нинди зур бәхет

Бер көнне шәһәрдә автобус тукталышына килеп җиткәч, тамагыма ниндидер ачы төкерек килеп, тын юлымны каплады. Бер-ике минут тынымны ни чыгара алмыйм, ни эчкә сулый алмыйм, ниндидер, мөгрәү тавышы чыгарып басып торам.

Алланың рәхмәте киң, шунда бер ханым килде дә, “Иел!” ди, аркама суккалагач, сулый башладым. Ул һаваның тәмлелеге!!! Рәхмәт тә әйтә алмадым  миңа ярдәм кулы сузган ханымга, чөнки ютәлли башладым. Ютәлләп бетергәч, ул хатын 5нче автобуска кереп бара иде инде.  Аллаһы Тәгалә аңа бер савабы урынына 500 савап язсын. Амин! 
Бүгенге көнгә шөкер итеп яшик әле. Һәр мизгелен аның татып калырга ашыгыйк. Бәхет вак-төяктә, ул аяк астында ята, атлап узып китмик. Кулларыма алып кабыйм дисәң, кабарыплар пешкән икмәк бар. Эшләп арып кайтсаң,  ятып торырга җылы түшәк бар. Бәхет бит ул:  даруханә яныннан узып киткәндә, анда кермичә узып китсәң. Чөнки сиңа аннан берни кирәкми. Берни алмыйча кибет яныннан узып китәсең, чөнки өйдә суыткычың тулы, ашкынып өйгә кайтасың, чөнки анда сине көтәләр. Бәхет түгелме соң болар?! Бәхетнең ул үз  төсе  юк. Аны һәркем күңелендә тудыра. Син үзеңчә, мин үземчә. Дөнья яктылыгыннан мәхрүм булганнар, хәрәкәт итәргә мәхрүм булганнар үзләренчә. Һәр кеше бәхетенең үз төсе бар. Аны бары тик күңел күзе генә күрә ала.
 

Люция Закирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев