Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

«Кешене кул чабып соңгы юлга озату дөрес түгел»

Соңгы елларда артист халкы арасында үлем-китем күп булды. Җырчы булсынмы ул, композитормы, хәтта продюсер булса да, хезмәте сәхнә белән бәйле икән - мәрхүмне соңгы юлга озатканда кул чабалар. Бу - татарлар уйлап чыгарылган йола түгел, руслардан килә. Әмма татарларның күпчелеге ислам динендә. Ә мөселманнарга кул чабу мәет янында гына түгел,...

Соңгы елларда артист халкы арасында үлем-китем күп булды. Җырчы булсынмы ул, композитормы, хәтта продюсер булса да, хезмәте сәхнә белән бәйле икән - мәрхүмне соңгы юлга озатканда кул чабалар. Бу - татарлар уйлап чыгарылган йола түгел, руслардан килә.

Әмма татарларның күпчелеге ислам динендә. Ә мөселманнарга кул чабу мәет янында гына түгел, ә көндәлектә дә бик үк хупланылмый. Шайтан чакыру диләр моны кайберәүләр. Мәсьәләгә ачыклык кертергә теләп, "Матбугат.ру" хәбәрчесе Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге баш белгече, Казанның Галиев мәчете имамы Тимергали хәзрәт Юлдашевка мөрәҗәгать итте. Менә аның шәрехләве:
- Исламда кул чабарга ярамый дигән әйбер юк, әгәр бу дини йола кысаларында башкарылмаса яки табыну элементы булмаса. Мәрхүмне соңгы юлга озату - ул дини йола. Концертта кул чабу - бер хәл. Әмма мәет янында кул чабу ислам дине буенча тыела. Гомумән башка вакытта да кул чапмау хәерлерәк.
http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев