Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

«Әкият» курчак театры «Мин татар телен яратам» флешмобы игълан итә

Җиңүчене 21 февраль — Халыкара туган тел бәйрәме көнендә игълан итәләр.

«Әкият» Татар дәүләт курчак театры «Мин татар телен яратам» флешмобы игълан итә.

«Флешмобта катнашу өчен 20 февральдән дә соңга калмыйча, танылган татар шагыйрьләренең шигырьләрен татар телендә сәнгатьле укып, видеоязманы Instagram социаль челтәренә эләргә кирәк», дип хәбәр итә Курчак театрының матбугат хезмәте.

Видеоязмага#Минтатартеленяратамхэштегын өстәргә һәм театр аккаунтын билгеләргә кирәк. Видеоның 2 минуттан артмавы сорала. Флешмобта катнашучының исем  һәм фамилиясен күрсәтергә кирәк. 

Җиңүче 21 февраль — Халыкара туган тел бәйрәме көнендә игълан ителәчәк. Бүләк — ике кешегә чакыру билеты.

Акция татар телнең кулланылышын популярлаштыру, аның үсешенә ярдәм итү өчен юнәлгән. 

 

https://tatar-inform.tatar/ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев