Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

"Күке" ана баласын калдырып качкан

25 яшьлек бер ханым үз машинасында өйгә таба кайтып килгәндә юлдан баручы бер кызга игътибар итә. Ул авыр сумкалар һәм күкрәк баласы күтәргән була. Машинадагы ханым туктый һәм ярдәм тәкъдим итә. Әмма яшь балалы кызның барыр җире булмаганлыгы ачыклана. Ханым яңа танышына үзләрендә кунарга тәкъдим итә. Тегесе ризалаша. Ә иртәнгә...

25 яшьлек бер ханым үз машинасында өйгә таба кайтып килгәндә юлдан баручы бер кызга игътибар итә. Ул авыр сумкалар һәм күкрәк баласы күтәргән була.
Машинадагы ханым туктый һәм ярдәм тәкъдим итә. Әмма яшь балалы кызның барыр җире булмаганлыгы ачыклана. Ханым яңа танышына үзләрендә кунарга тәкъдим итә. Тегесе ризалаша. Ә иртәнгә кыз сабый баласын калдырып, акча эшләп кайтам дип чыгып китә һәм шул китүеннән юкка чыга.
Чаллыда булган бу хәлнең азагы бик үк күңелле түгел. Хуҗабикәнең үзенең дә биш яшьлек игезәк малайлары һәм тагын ике яшьлек улы була. Ә калдырылган алты айлык кыз баланың В гепатиты белән чирләве ачыклана. Хәзер сабый балалар йортында. Киң күңелле, ярдәмчел ханым исә балаларының сәламәтлеге өчен кайгыра. Чөнки әлеге авыру йогышлылардан санала.
http://www.almet-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мать бросила ребенка