Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Клярда балык

Бу кабымлык бәйрәм табынына да, көндәлеккә дә шәп ризык.

 

Балык филесын (морской язык, горбуша, минтай һ.б.) зур булмаган кисәкләргә бүлеп, тоз, борыч, тәмләткечләр, шикәр комы, 1-2 кашык уксус, 1-2 кашык үсемлек мае өстәп, барысын бергә болгатып, ким дигәндә 2 сәгатькә калдырыгыз (төнгә калса әйбәтрәк).

Камыр өчен (якынча 1 зур балык филелары өчен исәбенә)  1 стакан сөткә 2 йомырка, тоз, борыч, шикәр комы, разрыхлитель, он салып, коймакка ясый торганнан  куерак камыр ясагыз. Шул камырга балыкны салыгыз да, беразга калдырыгыз.

Балык кисәкләрен камырга батырып алып, майда (фритюрда) кыздырып алыгыз. Кайнар килеш тә, суынгач та – бик тәмле.

Тәмле булсын.

 http://zainsk-rt.ru

Фото: https://pixabay.com/ru/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев