Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Колбасада ит бармы?

КОЛБАСА Колбаса һәм сосискада ит бармы? - Юк! Аның каравы, өстәлмәләр һәм кушылмалар тулып ята. Әйтик, каррагинан матдәсе. Ул колбасаның дымлылык функциясен үти. Әгәр вакуумдагы колбасага катырак басып карасагыз, суның агып чыгуын күрерсез. Икенче күрсәткеч - төс. Чын колбаса ит төсендә булырга тиеш. АТЛАНМАЙ Маргарин, май продуктын үсемлек һәм терлек...

КОЛБАСА

Колбаса һәм сосискада ит бармы? - Юк! Аның каравы, өстәлмәләр һәм кушылмалар тулып ята. Әйтик, каррагинан матдәсе. Ул колбасаның дымлылык функциясен үти. Әгәр вакуумдагы колбасага катырак басып карасагыз, суның агып чыгуын күрерсез. Икенче күрсәткеч - төс. Чын колбаса ит төсендә булырга тиеш.

АТЛАНМАЙ

Маргарин, май продуктын үсемлек һәм терлек маеннан ясыйлар. Атланмайның сыйфатын тикшерү җиңел: моның өчен майны берничә минутка өстәл өстендә калдырыгыз. Әгәр өслектә су тамчылары барлыкка килсә, бу маргарин дигән сүз.

СӨТ

Яхшы сөт биш көннән артыграк сакланмый. Сөтне тикшерү өчен бер стакан сөткә бер кашык каймак салып карагыз. Сыйфатлы сөт берникадәр вакыттан соң простоквашага әйләнергә тиеш.

КАЙМАК


Күпләр куе һәм майлылыгы югары булган каймакны сыйфатлы дип уйлый. Каймакның! сыйфатын белү өчен, бер кашык каймакны бер стакан кайнар суга салыгыз. Чын каймак эри һәм су сөткә охшый. Берничә тамчы каймак аерылып чыкса, бу куерткычлар эше.

Чын продуктлар үз исемнәре белән йөрергә тиеш. "Сгущенное молоко" "сгущенка", сыр - "сырный продукт", "сметана" - "сметанка" түгел. Иркәләү-кечерәйтү кушымчаларын җитештерүчеләр куша. Дәүләт стандартларына туры килмәгән ризык эшләп чыгарганга җаваплылыкны киметү өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев