Заман сулышы

Коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләргә каршы көрәш айлыгы башлана

1 сентябрьдән Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычы җыелганнарга каршы көрәш айлыгы старт ала. Үз теләге белән ирекле рәвештә бурычларын түләмәүче ваемсыз йортчыларга карата кырыс чаралар кулланылачак - суд приставлары аларның милкенә арест салачак. Явызларча түләмәүчеләр хәтта торагыннан да мәхрүм калырга мөмкин. Болар, иң беренче чиратта, муниципаль фатирларда яшәп, 6 ай...

1 сентябрьдән Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычы җыелганнарга каршы көрәш айлыгы старт ала.
Үз теләге белән ирекле рәвештә бурычларын түләмәүче ваемсыз йортчыларга карата кырыс чаралар кулланылачак - суд приставлары аларның милкенә арест салачак. Явызларча түләмәүчеләр хәтта торагыннан да мәхрүм калырга мөмкин. Болар, иң беренче чиратта, муниципаль фатирларда яшәп, 6 ай дәвамында коммуналь хезмәт өчен түләмәүчеләр.
26 августтка булган мәгълүматларга караганда, Федераль суд пристав хезмәтенең Татарстан идарәсендә торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлыларга карата кузгатылган 33 654 башкару эше карала. Гомуми бурыч суммасы - 1 млрд. 387 миллион сум.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: