Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Коммуналь хезмәте өчен түләү артачак, әмма күпчелек татарстанлылар өчен 4,4% тан күтәрелмәячәк

Декабрь аена торак өчен түләүләр ни сәбәпле арткан, алга таба коммуналь түләүләрдә нинди үзгәрешләр көтелүе турында төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе министрының беренче урынбасары Алексей Фролов аңлатма бирде

Аеруча фатирларны җылыткан өчен түләү артып килгән, министр урынбасары моның тариф үзгәрү белән түгел, һава торышының салкын булуы белән бәйләнгән булуын әйтте.2019 ел белән чагыштырганда узган  декабрь аеның уртача температурасы якынча 5,5 градуска салкынрак булган. Спикерның әйтүе буенча,алдагы ярты елда тарифларны арттыру күздә тотылмый, соңгы тапкыр ул 2020 елның июлендә үзгәргән, җәйге айлар өчен түләү алынмый.Узган елның декабрь аена түләү тариф артканга түгел, салкын булу сәбәпле җылылык белән тәэмин итүнең күләме артуга бәйләнгән.Түләү тарифы күпчелек татарстанлылар өчен 4,4% тан армаячак, электр плитәләре булган һэм электр белән җылытылган зур поселок һәм шәһәр йортларында гына ул 7,4% ка күтәреләчәк.

http://tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев