Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Конкурсыбызга яңа гаилә кушыла - Якуповлар

Тормыш иптәшем Ринат белән 2001 елда Казанда таныштык. Авыл хуҗалыгы институтында бер факультетта укыдык.

Ул вакытта безгә сез бергә буласыз, гаилә корасыз, дисәләр һич кенә дә ышанмаган булыр идек. Чөнки безнең арада бары тик дустанә мөнәсәбәтләр генә иде. Аннан без –беребезне якташ буларак та хөрмәт иттек.

Ринат – Зәй-Каратай авылы егете , ә минем әти-әниләр Түбән Чыршылыдан. Үзем мин Сургутта тудым. Ә беренче сыйныфка кергәндә, гаиләбез кабат Татарстанга кайттык.

Шулай итеп, тормыш иптәшемне беренче тапкыр 2001 елда күрдем һәм кабат аның белән 2011 елда гына аралаша башладык. Ринат мине интернет челтәре  аша эзләп табып, очрашуга чакырды. Мин әле Казанда эшли идем. Ул вакытта да киләчәктә бергә булырбыз дигән уйлар бөтенләй юк иде.

Ярты елдан соң дустанә мөнәсәбәтләребез мәхәббәткә әверелде һәм 2012 елның февраль аенда никах укыттык. Июнь аенда туебыз булды. Инде тормыш коруыбызга да 5 ел вакыт узды. Улларыбыз Камил һәм Марат үсеп киләләр.

Тормыш иптәшем белән шулай матур һәм аңлашып яшәргә булсын иде, дип телим. Иң элек якыннарым сау-сәламәт булсыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

110

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев