Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Коткаручылар Иске Шөгер - Әлмәт тирәсендә югалган машина йөртүче хатын-кызны тапкан

Бүген төнге сәгать 2дә бердәм "112" номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә Лениногорск районыннан Иске Шөгер - Әлмәт тирәсендә юлдан язып, кар өеменә килеп кергән һәм үзенең кайда икәнен белә алмаган хатын-кыз машина йөртүчедән хәбәр алынган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр...

Бүген төнге сәгать 2дә бердәм "112" номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә Лениногорск районыннан Иске Шөгер - Әлмәт тирәсендә юлдан язып, кар өеменә килеп кергән һәм үзенең кайда икәнен белә алмаган хатын-кыз машина йөртүчедән хәбәр алынган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Эчке эшләр министрлыгы һәм 7 нче эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре 32 яшьлек хатын-кызны һәм аның автомобилен эзләргә чыккан, һәлакәткә юлыккан «Хендэ Солярис» автомобильленә тап булганнар. 1 сәгать 50 минуттан хатын-кызны Әлмәт районының Иске Суркино авылы янында табып алганнар. Хатын-кызның хәле канәгатьләнерлек булган, аңа табиблар ярдәме кирәк булмаган.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/02/26/135757/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев