Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Күп катлы йортларда советлар оештырыла, активистларны укытачаклар

Халыкның торак-коммуналь өлкә буенча проблемаларын хәл итүдә ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасының коммерция булмаган "ТКХ өлкәсендә җәмәгать контроле региональ Үзәге" тарафыннан масштаблы эш алып барыла. Аларның төп юнәлешләре булып "кайнар" линия, гомуми мәсьәләләр буенча, шулай ук юридик темаларга консультатив хезмәт күрсәтү тора. Идарәче компанияләрнең эш принципларына халыкның күпсанлы сораулары...

Халыкның торак-коммуналь өлкә буенча проблемаларын хәл итүдә ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасының коммерция булмаган "ТКХ өлкәсендә җәмәгать контроле региональ Үзәге" тарафыннан масштаблы эш алып барыла.


Аларның төп юнәлешләре булып "кайнар" линия, гомуми мәсьәләләр буенча, шулай ук юридик темаларга консультатив хезмәт күрсәтү тора.
Идарәче компанияләрнең эш принципларына халыкның күпсанлы сораулары булганга, республикада күп фатирлы йортларның Советлары оештырылачак. Алар хезмәт күрсәтүче оешмалар җитәкчесе белән турыдан-туры бәйләнештә булып, килеп туган мәсьәләләрне хәл итәчәк. Советны тәшкил итүче күп фатирлы йортларның активистлары грамоталы булсын өчен Үзәк белгечләре аларны укытырга әзер.
Укытуга средстволар бүлеп бирелгән, катнашучыларга бушлай булачак. Ул 12 сәгатьлек семинар рәвешендә уздырылачак. Үз эченә торак кодексы нигезләрен, энергияне саклау мәсьәләсен, юридик практика, идарәче компанияләр белән йорт советының үзара бәйләнешен ала. Семинарда катнашучыларга укыганлык турында сертификат һәм методик пособиеләр биреләчәк.
Үзәк 2015 елда коммуналь хуҗалык һәм төзелеш колледжы базасында бер меңгә якын кешене укытырга әзер. Колледжның адресы: Большая Шоссейная, 14 (3 нче кат), теплоэнергетик ресурслар исәпләү приборлары белән җиһазландырылган кабинет.
Язылу буенча мөрәҗәгать итү : 8 (843) 236-29-97
Адресы: Казан, Лобачевский урамы, 10 В
Сайт: www.obcontrolrt.ru
E-mail: obcontrolrt@mail.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев