Күрше шәһәрдә фаҗига: кечкенә бала үлгән
Әлмәт шәһәре күпкатлы йортларының берсендә алтынчы кат тәрәзәсеннән егылып төшеп, 4 яшьлек кыз бала үлгән. Бу хакта "Татар-информ"га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Фаҗига кичә иртән, 30 майда булган. Егылып төшкән кыз баланы шунда ук "Татнефть" медик-санитар частена озатканнар. Әмма җәрәхәтләре нык булу сәбәпле, сабыйның гомере хастаханәдә...
Әлмәт шәһәре күпкатлы йортларының берсендә алтынчы кат тәрәзәсеннән егылып төшеп, 4 яшьлек кыз бала үлгән. Бу хакта "Татар-информ"га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Фаҗига кичә иртән, 30 майда булган. Егылып төшкән кыз баланы шунда ук "Татнефть" медик-санитар частена озатканнар. Әмма җәрәхәтләре нык булу сәбәпле, сабыйның гомере хастаханәдә операция өстәлендә өзелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев