Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Күрше шәһәрдә янгын: үлүче бар (фотолар)

Бүген Бөгелмәнең Ворошилов урамындагы 53 нче йорт яна. Бу хакта хәбәр иртән 9 сәгать 13 минутта алына. 8 минут дигәндә янгын сүндерүчеләр вакыйга урынына барып җитә, бу вакытта йорт эче дә, түбәсе дә дөрләп яна торган була. Түбәнең бер өлеше инде ишелеп тә төшкән. Күршеләренең әйтүенә караганда, йортта 1954 елгы...

Бүген Бөгелмәнең Ворошилов урамындагы 53 нче йорт яна. Бу хакта хәбәр иртән 9 сәгать 13 минутта алына. 8 минут дигәндә янгын сүндерүчеләр вакыйга урынына барып җитә, бу вакытта йорт эче дә, түбәсе дә дөрләп яна торган була.

Түбәнең бер өлеше инде ишелеп тә төшкән. Күршеләренең әйтүенә караганда, йортта 1954 елгы ир кеше ялгыз яши торган була. Янгын сүндерүчеләр йокы бүлмәсендә караватта аның янган гәүдәсенә юлыгалар - түбә-чардак корылмасы нәкъ шул турдан җимерелгән була.
9 сәгать 37 минутта утны тулаем сүндерәләр. Йокы бүлмәсе, өйнең түбәсе яна, залдагы җиһазларга, стенасына, түшәменә шактый зыян килә.
Бөгелмә янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы урынбасары Юрий Хребет әйтүенчә, ут хуҗаның ут белән саксыз эш итүеннән чыккан булса кирәк.
http://www.bugulma-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев