Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Күрше шәһәрдә янгын: үлүчеләр бар

Бүген иртәнге сәгать 3 тулып килгәндә Бөгелмә шәһәренең Депо урамындагы шәхси йорт януы турында 64 нче янгын сүндерү частена хәбәр килә. Янгын сүндерүчеләр 6 минут дигәндә урынга барып җиткәндә, ирле-хатынлы пенсионерлар яши торган бер катлы агач йортның эче дөрләп яна, түбәнең һәм чардакның бер өлеше җимерелеп төшкән, ургылып куе кара...

Бүген иртәнге сәгать 3 тулып килгәндә Бөгелмә шәһәренең Депо урамындагы шәхси йорт януы турында 64 нче янгын сүндерү частена хәбәр килә.

Янгын сүндерүчеләр 6 минут дигәндә урынга барып җиткәндә, ирле-хатынлы пенсионерлар яши торган бер катлы агач йортның эче дөрләп яна, түбәнең һәм чардакның бер өлеше җимерелеп төшкән, ургылып куе кара төтен чыга, өйнең тимер ишеге бикле була. Утның биш кенә метр арада урнашкан такта сарайга күчү куркынычы да яный.

Утны сүндерү барышында, өйнең йокы бүлмәсендә аңсыз яткан 1948 елгы хуҗабикәгә тап булалар. Тиз генә саф һавага чыгарып, аны медицина хезмәткәрләре кулына тапшыралар. Тик соңгылары, тикшергәч, ханымның инде үлгәнлеген әйтәләр. Янган өйнең коридорында исә, түшәм җимерелеп төшкән җирдә, 1946 елгы хуҗаның да үле гәүдәсе табыла.

Янгын электр җиһазларын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозудан килеп чыккан дип фаразлана.

http://www.bugulma-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев